ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Конференция Казан дәүләт медицина университетының Неврология һәм реабилитация кафедрасы тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы планына туры китереп уздырыла. Ул, Татарстан Республикасы Неврологлар фәнни-медицина җәмгыяте химаясендә булып, чит ил һәм Россия әйдәүче галим-неврологлары катнашуы белән уза. Без Сезне форум эшендә катнашырга чакырабыз.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 31 маенда йөклелек тәмамлану һәм сәламәт бала туу уңышының максималь гарантияләрен тәэмин итә торган республикада уникаль булган медицина җиһазларын тапшыруның тантаналы йоласы булачак.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкәне «масса-күләм үтерү коралы» дип саный.

Экспертларның төрле билгеләре буенча, халык сәламәтлегенә шактый зур зыян китереп, Россия Федерациясендә тәмәке куллану һәм аның белән бәйләнгән авыруларның киң таралу масштаблары зураю дәвам итә.

Тәмәке тарту тартучыга гына түгел,  ә тирә-яктагы кешеләргә дә зыян китерә, алар ихтыярдан тыш янган матдәләрне кулланучылар булалар. Россия Федерациясе халкының 80% тирәсе һәр көн пассив тәмәке тартуга дучар ителә. Һәр ел тәмәке тарту Россиядә 400 меңнән күбрәк кешене үтерә.


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәре һәм «Татнефть» ААҖ Медсанчастендә 2013 елда «Татнефть» компаниясенең акчасына алынган яңа медицина җиһазларының презентациясе узды.Танталы чарада «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм иҗтимагый үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт муниципаль оешмасы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре, страховкалау оешмалары җитәкчеләре, ММЧ (СМИ) катнаштылар.


24
май, 2013 ел
җомга

СПИДтан вафат булган кешеләр хәтере Дөньякүләм Көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә, «ТР ССМ Профилактикалау һәм СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча республика үзәге” ДАССО “Елга порты – микрорайон Азино” маршруты буенча бара торган 21-нче номерлы троллейбуска ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча информацион белешмәләр урнаштырган.


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

23 майда Казан шәһәре “7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” ДАССО акушер-гинекологлары һәм Казан Дәүләт Медицина Университеты 2нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасының хезмәткәрләре “Вакытыннан элек бала табу” интерактив семинарында катнаштылар. Чараның кыйммәте булып, семинарны акушерлык һәм гинекология өлкәсенең әйдәүче белгечләре профессор Луис Каберо Руро һәм профессор Олег Радомирович Баев уздыру тора.

2013 елның 24-25 маенда ТР IT-үзәгендә Республика фәнни-практик "Инфекцияләр һәм соматик патология" конференциясе була. КДМУ балалар инфекцияләре кафедрасының 80-еллыгы конференциянең мәгънәле вакыйгасы булачак. Конференциядә төрле белгечлек табиблары  катнашалар: инфекционистлар, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практик табиблары, неврологлар, реаниматологлар, кардиологлар. Конференция эшенда табиблар, Идел буе, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларының фәнни эшчеләре һәм чит ил галимнәре катнашалар.


21
май, 2013 ел
сишәмбе

Шундый шигарь (девиз) белән Автоград медицина эшчеләре “Сәламәтлек 2013” спартакиадасы чикләрендә төркем ярышлары уздыруны дәвам итәләр.Узган ял көннәрендә пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. 22 дәвалау-профилактик оешмасы үз төркемнәрен ярышта катнашу өчен чыгарып куйганар. Һәр төркем составына шәһәр сәламәтлек оешмалары башлыклары да керүен билгеләп үтү куанычлы.

Шәфкать туташы, фельдшер, акушерка хезмәтенең үз үзенчәлекләре бар, чөнки авыруларны карау – ул, беренче чиратта, гуманлыкка һәм кешеләргә мәрхәмәт итүгә нигезләнгән кеше аралашуы профессиональ осталыгы. 12 майда бөтен дөнья медицина җәмәгатьчелеге Халыкара шәфкать туташы көнен бәйрәм итә. Беренче Шәфкать туташлары мәктәбе 1890 елда оештырылган.


20
май, 2013 ел
дүшәмбе

СПИДтан вафат булган кешеләр хәтере Дөньякүләм Көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә  Вич-инфекциягә  экспресс-тестлау мобиль пунктларының эше оештырылган, махсус лекцияләр һәм укучылар һәм студентлар өчен ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтү белән ачык дәресләр үткәрелгән, мәгърифәтчелек әдәбияты һәм шәхси саклану чаралары өләшелгән (бөтенесе 1244 кеше катнашкан).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International