ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2013 ел
дүшәмбе
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2013» бәйгесе номиналистлары өчен интернет-тавыш бирү дәвам итә. 2013 елгы бәйгедә биш атау (номинация) күрсәтелгән, аларның һәрберсендә («Сәламәтлек саклау риваяте» атавыннан башка) бәйге комиссиясе әгъзалары тарафыннан ахыргы сайлауга кертелгән өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы («Уникаль очрак» атавы).

18
май, 2013 ел
шимбә

16 майда «Казан ярминкәсе»  күргәзмә комплексында алтынчы махсуслаштырылган «Балачак дөньясы. Казан» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында имезү, репродуктив сәламәтлек буенча халык өчен белем бирү программасы үткәрелә.

Татарстан Республикасына эшлекле визит белән Красноярск шәһәре Администрациясе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе килде. Кунаклар иң зур белем бирү һәм сәнәгать майданчыкларын, һәм шулай ук Татарстанның әйдәүче клиникаларын карап чыктылар. Визит кысаларында делегация ТР ССМ ДАССО «7нче шәһәр клиник шифаханәсе»нә килде.

16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2012-2013 уку елында Татарстан Республикасында «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрияле Фонды җирле белем бирү программасын тормышка ашыруга йомгак ясау өчен 2013 елның 15 маенда түгәрәк өстәл үткәрелде.


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Кама балалар медицина үзәгенә Төркиянең медицина оешмалары җитәкчеләре делегациясе килде. ДАССО «КДМҮ» баш табибы Равил Бакиров хезмәттәшләрне балалар шифаханәсе пациентларын план буенча һәм ашыгыч тәртиптә кабул итүне оештыру белән таныштырды. Кунакларга россия җитештерүчеләренең медицина җайланмаларын күрсәттеләр.

2013 елның 16 нчы маеннан 19 нчы маена кадәр «Казан ярминкәсе»нең күргәзмә үзәге территориясендә башкала яшәүчеләре һәм кунаклары өчен иң яраткан һәм танылган гаилә бәйрәмнәренең берсе, ә аның катнашучылары өчен – бала товарлары һәм хезмәтләре базарында җитештерүчеләр, дистрибьюторлар һәм сәүдә вәкилләре арасында партнёрлык мөнәсәбәтләрен көйләү өчен эшлекле майданчык булган махсуслаштырылган «Балачак дөньясы.Казан» күргәзмәсе булачак.

14
май, 2013 ел
сишәмбе

1983 елдан бирле ел саен бөтен галәм җәмәгатьчелеге майның өченче якшәмбесендә Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнен (алга таба - Хәтер көне) билгеләп үтә. Бу елда ул 19нчы майга туры килә. Россия Федерациясе территориясендә шушы Хәтер көненә туры китерелгән чаралар үтәчәк: ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм шулай ук бу проблемага битараф булмаганнар катнашуы белән массакүләм акцияләр, аудио-видео-роликлар тапшыру, ВИЧ-инфекциясе профилактикасы буенча фильмнар.

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр  SMS-хәбәр җибәрәләр.

Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны,  авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгызны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.


13
май, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 6нчы маеннан 8нче маена кадәр кан һәм аның компонентлары донорлары саны Татарстан Республикасында 572 кешене тәшкил итте, шул санда беренче тапкыр бирүчеләр - 99 кеше, икенче кат бирүчеләр - 473. Күрсәтелгән чорда донацияләр һәм аның компонентлары саны 647 литр тәшкил итте, алардан түләүсез нигездә 647.

Авыл сәламәтлек саклавын үстерү дәрәҗәсе – җәмгыять стабильлегенең шартларының берсе. Авыл кешеләренә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасын кабул итү кысаларында ФАПларны төзү һәм торгызу, табиб амбулаторияләрен төзәтү үткәрелә. Бу дәвалау-профилактика оешмалары базасын яхшыртырга рөхсәт итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International