ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

"Сәламәтлек саклау системасының чын профессионалларының берсе, 21 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Гайфуллин Рөстәм Фәйз улы вафат булды, дип тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак", - дип хәбәр итте бүген баш табиблар чатында сәламәтлек саклау министры М.М. Миңнуллин.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Автотрезвость» гомумроссия социаль-агарту проекты исерек йөртүне профилактикалауга һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Ул исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдән баш тарту идеясен алга сөрә.

РКИХдә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча семинар узды

Республика стоматология поликлиникасында табибларны камилләштерү кысаларында кичектергесез хәлләр буенча лекция үткәрделәр.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм пропаганда бүлеге табиблары - Гүзәл Галимуллина һәм Лилиана Нестерова балалар, ата-аналар һәм педагогик состав арасында гигиена тәрбиясен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыру максатыннан Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасында булдылар.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең югары квалификацияле категорияле табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева үз пациентларына йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен куркыныч факторлар турында сөйләде һәм киңәшләр бирде.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү өлешендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган брифингы узды.

Профессор К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18нче шәһәр хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлауның беренче этабын 2023 елның дүртенче кварталында тәмамларга планлаштыралар.

Кукмара районының Кәчимир авылында ФАП төзелеше тәмамланган. Модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе Социаль статистика фәнни-тикшеренү институты үткәргән «РФның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре - 2023» илкүләм конкурсы лауреаты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International