ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Дәресләрдә профильле белгечләр, табиб-педиатрлар, ишетү сәләте бозылган балалар өчен коррекция мәктәпләре вәкилләре, ишетү сәләте бозылган балаларның ата-аналары катнашачак.

Сәламәтлек саклау объекты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

48 яшьлек пациент Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә дүртенче август төнендә бик авыр хәлдә тәннең 40% тан артык  термик пешүләр, сулыш юллары пешүләре, күкрәк читлегенең киң киселгән яралары белән белән керә.

Ашказаны - эчәк трактының киң таралган авырулары, мондый авыруларны ачыклау ысуллары турында табиб-терапевт Алмусави Елена Валентиновна сөйләде.

Балалар экскурсиядә табиб һөнәре, регистратура, ашыгыч ярдәм һәм физиотерапия кабинетлары эше белән танышып,  ЭКГ төшерә, ультратавыш диагностикасын карый алды.

"Сәламәтлек саклау системасының чын профессионалларының берсе, 21 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Гайфуллин Рөстәм Фәйз улы вафат булды, дип тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак", - дип хәбәр итте бүген баш табиблар чатында сәламәтлек саклау министры М.М. Миңнуллин.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Автотрезвость» гомумроссия социаль-агарту проекты исерек йөртүне профилактикалауга һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Ул исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдән баш тарту идеясен алга сөрә.

РКИХдә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча семинар узды

Республика стоматология поликлиникасында табибларны камилләштерү кысаларында кичектергесез хәлләр буенча лекция үткәрделәр.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм пропаганда бүлеге табиблары - Гүзәл Галимуллина һәм Лилиана Нестерова балалар, ата-аналар һәм педагогик состав арасында гигиена тәрбиясен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыру максатыннан Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International