ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2023 ел
җомга

Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлаучылар белән очрашты.

Федераль закон нигезендә (Россия Федерациясендә Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында) медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган оешмалар оешма турында тулы мәгълүматны Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына  (ЕГИС)(биналарга милек хокукы турында, структур бүлекчәләр, штат расписаниесе, җиһазлар турында  мәгълүмат) кертергә тиеш.

26, 27 һәм 28 майда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге "Казан Марафоны" кысаларында ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.

КФУда «Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау» фәнни-гамәли конференциясе уза.

Күптән түгел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнгән Рамил Мөхәммәтдинов район җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау барышы белән танышты.


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казанның 21 нче поликлиникасы ГОСТ ISO 9001:2015 сыйфат сертификаты алды

Арча муниципаль районының Чулпан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнә. Модульле технология буенча ФАП төзелеше Сәламәтлек саклау милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алып барыла.

Калкансыман биз муенның алгы өслегендә урнашкан һәм матдәләр алмашын стимуллаштыручы, баш мие, йөрәк һәм мускуллар эшен, шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты, репродуктив һәм иммун системалары эшен булышучы берничә мөһим гормонны синтезлый.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең Мордва Кармалка ФАП каркасы әзер. Фельдшер-акушерлык пунктын төзү "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Профессиональ биюче, 60 яшьлек Лариса Анатольевна Капустина, хәзер иркен сулый ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International