5 октябрьдә Казан шәһәренең 20нче Шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән «сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге» федераль проектын координацияләү бүлегенең баш белгече Анатолий Шишкин, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре килде.
Түбән Кама өлкән сыйныф укучыларына абортның нәтиҗәләре, контрацепциясе һәм җенси юл белән күчә торган авырулар турында сөйләделәр.
Яшүсмерләр өчен лекцияне медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чуданова үткәрде.
Казанда Дәрвишләр бистәсендә төзелеп килүче балалар поликлиникасында биналарның эчке бизәлешенә керештеләр. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында төзелә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест үткәрүгә чакыра. Моны Пушкин ур., 11 адресы буенча («Сәгатьләр» һәйкәле янында) 7 октябрьдә 12дән 16 сәгатькә кадәр эшләп була.
"Демография" милли проектының "өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Тәтеш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен "Тәтеш РҮХ" ДАССУ поликлиникасына илтеп бирү гамәлгә ашырыла.
2022 елның 7-8 октябрендә Казанда халыкара катнашуы белән "Балалар неврологиясе һәм нейрореабилитациясе-Казан 2022" XII Россия Дисциплинарара конференциясе узачак.
7 октябрьдә Буа шәһәрендә Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узачак.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев 94 яшьлек Хәсәнова Мәгъсүм Харис кызын Өлкәннәр көне белән котлады.
Түбән Кама районы күп профильле хастаханә коллективы «Солдатка Посылка» акциясендә катнашты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы баланы алты айга кадәр күкрәк сөте белән тукландырырга, аннары, тиешле туклану белән бергә, ким дигәндә ике елга кадәр имезүне дәвам итәргә киңәш итә.