ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-гериатры һәм социаль эш буенча белгече өлкән яшьтәге кешеләр янына авылларга барды.

Яр Чаллы сугыш ветераннары госпитале медиклары өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында олы яшьтәге пациентларны тикшерде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы коллективы суд-медицина хезмәте ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

Бөерләребез нәрсә ярата һәм нәрсәне бөтенләй түзә алмыйлар? Алкоголь бу орган эшенә ничек тәэсир итә? Бөерләребезгә ничек ярдәм итә алабыз? Бу сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәсим Мотыйгуллин җавап бирде.

«Татнефть» ААҖ Медсанчасте белгечләре Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган сырхауханәгә килүчеләр өчен профилактик акция үткәрделәр. Барлык теләүчеләр дә кан басымы, авырлык, биеклек, тән массасы индексын үлчәүне үз эченә алган скрининг тикшерүен уза алдылар.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Балалар Республика клиник хастаханәсе ел саен социаль статистика ФТИ тарафыннан уздырыла торган «РФнең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре – 2022» милли конкурсы лауреаты булды.

Быел Лениногорск районы Шөгер авылында «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гериатрия бүлеге ачылачак.

Татарстан Республикасында барлыгы 175 койкага 65 гериатрия бүлеге эшли

Республика психиатрия хастаханәсе табиблары яшүсмерләрдә эмоциональ халәт проблемаларын күрә белү һәм тискәре мәгълүмат агымыннан ничек сакларга икәнлеге турында сөйләделәр

Казан ДМУ студентларның стартап-командаларын булдыруга, Технологик эшмәкәрлек күнекмәләренә өйрәтүгә һәм әлеге күнекмәләрне гамәлдә тикшерүгә юнәлдерелгән акселерацион программаларны гамәлгә ашыру буенча вузларны сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде.

«Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, туган-тумачаларга булышырга, ярдәм итәргә һәм ....эшләргә кирәк. Аннары барысы да яхшы булыр!"- дип ышандыра Любовь Васильевна Балобанова, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ярты гасырлык стажлы табиб-терапевты, кызыклы әңгәмәдәш һәм гаҗәеп сөйкемле хатын. Ул-сәламәтлек саклау ветераны. Гомерен медицинага багышлый..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International