30 августта, Республика көнендә, Балтач муниципаль районының Борнак авылында яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы ачылды.
Аманбаев Мирлан Улукматович - Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенең инфекционист табибы.
"Кечкенәдән, бишенче сыйныфтан башлаптыр этләр, мәчеләр, кошларны дәвалый идем, аннары дусларын дәвалый башладым, барысы да мине Доктор Айболит дия иде. Ничектер үзеннән-үзе медицинага тартылдым, гәрчә мин авиаторларның гаиләсеннән: әти очучы иде, әни гомере буе авиациядә эшләде», - дип сөйли табиб.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең 2нче сырхауханәсе коллективы да кушылды.
Түбән Кама хастаханәсенең бердәм коллективы укучыларга ярдәм күрсәтте һәм балаларга бүләкләр тапшырды.
Беренче сыйныф укучысы Давид Павловка һәм өченче сыйныф укучысы Иван Беспаловка бүләкләрне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин тапшырды.
Алабугада күпфатирлы йортның 9 нчы катында урнашкан фатирның балконыннан 14 яшьлек яшүсмер егылып төшкән. Хәзер бала реабилитация бүлегенә күчерелгән.
Фаҗига июль аенда була. Төнлә күпфатирлы йортка чакыруган «ашыгыч ярдәм» бригадасы килә. 9нчы каттан егылып төшкән яшүсмер авыр җәрәхәтләр ала: сөяк системасының күп сынулары, эчке органнарның җәрәхәтләре. Бала күп кан югалта.
30 августта Чистай шәһәренең 241 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган Скарятин бакчасында ВИЧ-инфекциягә заманча экспресс-тестлар белән түләүсез тест үткәрү оештырылды.
Кадерле коллегалар, хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Бүген районда куанычлы вакыйга булды: капиталь ремонттан соң үзәк сырхауханәнең йогышлы авырулар бүлеге ачылды.
Роспотребнадзор сәламәт туклануны оештыруга юнәлдерелгән һәм региональ типик менюларны эшләү өчен база меню вариантларын тәкъдим итүче гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру буенча методик тәкъдимнәр эшләде.