3 һәм 4 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним тест уздыра.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшәдә» «Яңа гасыр» фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Тест мобильләре эшләячәк:
3 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Горький паркында, «Трудовые резервы» стадионы каршында;
4 ноябрьдә 12.00дән 16.00гә кадәр Пушкин ур., 11, сәгать астында Бауманда.
Барлык теләүчеләрне ВИЧ-инфекциягә бушлай, аноним экспресс-тест үтәргә чакырабыз!