ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Консультатив-диагностик сырхауханәнең шәфкать туташы Фәридә Фәйрүзә кызы Гыйниятуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Фәридә Фәйрүз кызы 31 ел Түбән Кама үзәк күппрофильле хастаханәсенең эндокринологы кабинетында шәфкать туташы булып эшли.

Чабаксар шәһәренең Шәһәр балалар клиник хастаханәсенә эш визиты белән Балалар Республика клиник хастаханәсенең вәкилләре– паллиатив медицина ярдәме бүлеге мөдире, табиб-педиатр, Татарстан Республикасының балаларга паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгеч Гүзәл Бәширова һәм бүлекнең табиб-педиатры (неврологы) Марина Жаркова килеп киттеләр.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Республиканың Биектау районының Дачный бистәсендә модульле ФАП төзелә. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бара.

Бүген Республика клиник хастаханәсе диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге табибы м.ф.к. Бородин Михаил Анатольевич, Азнакай хастаханәсе хирурглары белән бергә бавыр абсцессына бәйле оператив тыкшынуны үткәрделәр.

21 июльдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводында лекция оештырды. «Депрессия һәм аннан чыгу юллары» темасы белән предприятие хезмәткәрләренә Үзәкнең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.

Бүген Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Татарстанның әйдәүче ортопед-травматологлары өчен видео-трансляция белән мастер-класс узды. Аның төп бурычы – хирургларны тез буыны эндопротезларының ассортименты белән таныштыру.

Зәй хастаханәсендә өченче корпуста – хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барылды.

Алексеевск районының Красный Баран авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты монтажланган. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла.

Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Ришат кызы Мәүлетова коллектив белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Нуртдинов Мөфтах Ансап улын туган көне белән котлады, бүләкләр тапшырды. Ветеранга 96 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International