«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ «Глаукоманы лазерлы хирургик дәвалау технологиясе» хезмәтен «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабында республиканы тәкъдим итәчәк.
Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри яну синдромын кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла.
Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» милли проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча өч «Лада Ларгус» автомобиле сатып алынган.
Табиб-ортодонт балага һәм әти-әнисенә пластинканы дөрес киергә һәм салырга өйрәтә, күрсәтә. Ортодонт аппаратны көндез дә, төнлә дә кияргә кирәк, бары тик ашаган вакытта гына салына. Ашаганнан соң авызны чиста су белән чайкап, пластинканы киеп куярга кирәк.
Казанның 7нче номерлы ШКХ мобиль комплексы республиканың Биектау районы Шәпше авылында яшәүчеләрне кабул итә башлады.
25 июльдә «Милли приоритетлар» КБАО һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы артериаль гипертонияне иртә диагностикалауга юнәлдерелгән коммуникацион кампанияне башлап җибәрәләр.
«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшен дәвам итә: беренчел медицина ярдәме Россиянең барлык гражданнарына, шул исәптән ерак һәм халык аз булган районнарда да ачык.
"Мамадыш РҮХ" ДАССУда 20 июльгә, агымдагы ел башыннан башлап 480 кеше тирәнтен диспансерлаштыру узган. Диспансерлаштыруның әлеге төренең максаты - яңа коронавирус инфекциясеннән соң йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан барлыкка килгән өзлегүләрне ачыклау.
Гөмбә белән агулану сезоны ачылды. Быел инде 4 түбәнкамалы гөмбә белән агуланганнан соң, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең терапия бүлегендә дәваланды.
25 июльдә теш техниклары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы стоматология сырхауханәсендә 5 теш технигы эшли.