Табиб-физкультура диспансеры хезмәткәрләре волонтерлар һәм Яр Чаллы медицина колледжы студентлары белән берлектә #ЧтобыЖитьДолго мәгълүмат кампаниясенә багышланган акция уздырдылар.
Җәйге каникуллар вакытында, өстәмә белем бирү кысаларында, Медсанчастьтә Әлмәт шәһәренең 20нче мәктәбенең 10 медицина сыйныфының 25 укучысы үз тормышларында беренче җитештерү практикасын уза. Балалар кече медицина персоналының ярдәмчеләре сыйфатында волонтерлык ярдәмен күрсәтәләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында» 29.04.2022 ел, № 776 карары нигезендә, дәүләт ярдәменең моңарчы күрелмәгән чарасын - иминият взносларын түләү буенча отсрочка куллану мөмкинлеге билгеләнде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Апас район үзәк хастаханәнең Чирү-Бураш фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылында фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Яңа Чишмә район үзәк хастаханәнең элеккеге хезмәткәрләре "Россиянең Мактаулы донорлары" исеменә лаек булды. Бу - Щипанова Мария Михайловна, Кузнецова Мария Федоровна һәм Бочарова Екатерина Федоровна.
Республиканың Азнакай районының Зур Сукаеш авылында булачак модульле ФАП бинасы өчен субайлар әзерләнгән. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзеләчәк. 6 млн. 766 мең сум акча бүлеп бирелгән, акчалар федераль бюджеттан субсидияләнә.
Бүген Мөслим муниципаль районының Михайловка авылына Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең «мобиль комплексы» килде. Халыкка медицина тикшерүен тар профильле белгечләр үткәрә: эндокринолог, невролог, онколог, кардиолог, хирург, гинеколог, окулист, уролог.
Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына алып барыла.