ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Россия министрының беренче урынбасары Татарстанда барган үзгәрешләрне уңай бәяләде.

Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко бүген сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 елда төзелгән Биектауда  тимер юл станциясе поселогында сырхауханә эше белән танышты, диспансерлаштыру һәм «Бердәм кардиолог» системасы кабинетларын карады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья тәмәке төтенесез көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Чистай район үзәк хастаханәнең «Водников» сырхауханәсендә бинаның фасадын яңарту буенча эшләр бара. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ремонт «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын 2021 елда тормышка ашыру аркасында мөмкин булды.

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханә коллективы «Тәмәке тарту модада түгел» акциясен үткәрде.

«Чистай район үзәк хастаханәсе» ДАССУның сырхауханәсендә ел саен 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган «Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр» дигән акция уздырдылар.

Медицина хезмәткәрләре холера белән авыручыларны ачыклау очрагына булган гамәлләрне башкарды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Питрәч районының Көек Богородский авыл җирлегенең төзелеш мәйданчыгында булды. Анда табиблык амбулаториясе төзи башладылар.

Тәмәке тартудан баш тарту буенча кабинетлар 2013 елда Татарстанда Республика клиник наркология диспансеры базасында ачылды. Соңгы 5 елда 300гә якын татарстанлы медицина ярдәмен алды, шуларның 2600дән артыгы никотин бәйлелегеннән баш тартты.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда медиклар Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган лекцияләр циклын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International