Яшел Үзән балалар шәһәр хастаханәсенең 50 пациенты Яңа ел алдыннан стационарда калды. Балаларга тиз арада сәламәтләнүләрен теләп, татлы бүләкләр тапшырылды.
Яр Чаллының 7нче Шәһәр сырхауханәсендә Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды.
Әгерҗедә «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсе ачылды. Медучреждение Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән 2021 елда республика финанславы хисабына төзелгән. Объектның бәясе 382 759,74 мең сум тәшкил иткән. Бу-2 779,16 кв. м мәйданлы өч катлы бина.
Яшел Үзәндә «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУның 1нче номерлы балалар сырхауханәсе ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә күңелле бәйрәм узды. Поликлиниканың терапия, хирургия, балалар, стоматология бүлекләре, хастаханәнең административ блогы, Ютазы табиблык амбулаториясе, авыл фельдшер-акушерлык пунктлары коллективлары бәйрәмчә бизәлгән чаналар конкурсында катнашты.
Бер ел эчендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча Идарәсе тарафыннан д700 дән артык гариза каралган.
«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә, социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр бирелә.
Махсуслаштырылган Республика балалар йорты Яңа ел бәйрәме оештырды. Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләде.
Яңа ел алдыннан Республика кан үзәге «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә, DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры хезмәткәрләре ярдәме белән кышкы донорлар акциясе уздырды.
Яр Чаллы балалар йортында «әкияткә сәяхәт» бәйрәме узды. Балалар могҗиза, сюрпризлар дөньясына чумды һәм Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга көтеп алынган бүләкләр бирде.