Медицина профилактикасы үзәге белгечләре ай дәвамында Түбән Кама халкына тозлы кәбестәнең файдасы турында сөйләделәр – тозлау буенча мастер-класслар «Шәфкатьтә», «Вестада», Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, Балалар экология-биология үзәгендә, туган якны өйрәнү китапханәсендә һәм башка оешмаларда уздылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7725 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1233 тапкыр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 ноябрендә «Кристалл» кунакханәсендә балаларның хәле начар булуы турында мәгълүмат килгән.
Үзендә ышанычы булмаган балада наркотикларга бәйлелек куркынычы югары – бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева сөйләде.
Бала туу – ул һәрвакыт шатлык, бу көннән башлап мәшәкатьләр белән тулы яңа тормыш башлана, шул ук вакытта зур бәхет – ата-ана тормышы башлана.
ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлануы» дигән Пациент мәктәбенә чакыра.
Мамадыш муниципаль районының Олы Шыя авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачтылар.
Дөньяда 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 80% артыгы умырткалык баганасы авырулары белән бәйле проблемалардан интегә.
Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары госпиталендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Азнакай шәһәрендә Азнакай ҮРХнең остазлыкны үстерүдә эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә республика конференциясе узды.