ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама районында грипп белән авыручылар саны артуы декабрь аенда көтелә. Грипп үзе түгел, ә аның нәтиҗәләре – үпкәдәге ялкынлы пневмония һәм үлем – куркынычы астында булу зонасына 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулары булган кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар керәләр. 

Яр Чаллы шәһәренең «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУдә кан тамырлары һәлакәтен кисәтү алымнары турында сөйләделәр. 

«Республика медицина профилактикасы үзәге»  ДАССУнең Сәламәтлек үзәге КДЭУ хезмәткәрләрен комплекслы медицина тикшерүен уздыра.

«#СалагаИгелек» проекты Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Федераль яшьләр эшләре буенча агентлык һәм «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылды һәм фельдшер-акушерлык пунктларының (ФАП) торышын яхшыртуга, шулай ук медицина белемнәренең һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең һәркем өчен ачык булуын арттыруга юнәлдерелгән. 

Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләре студентларыннан отрядлар оештырырга тәкъдим итте.

Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең Балалар сырхауханәсе карамагында 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 9 мәктәп һәм бер гимназия урнашкан. Бүгенге көндә гомуми белем бирү учреждениеләре буенча прививкалар 100%, балалар бакчалары буенча 93% тәшкил иткән.

Нурлат ҮРХнең амбулатор гемодиализ бүлегендә икенче диализ залы эшли башлады. Хастаханәдә тагын ике ясалма бөер аппараты урнаштырылды, хәзер алар барлыгы 8 эшли.

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Э.Л. Минхузина «Phaco Development» программасы чикләрендә «Катлаулы очраклар» катарактаның факоэмульсификациясе буенча квалификациясен күтәрү курсын узды.

Хастаханә клоуннары даими рәвештә КБМҮнең кечкенә пациентларына килеп торалар, алар белән уеннар үткәрәләр, эшләнмәләр ясыйлар һәм гади аралашалар.

Медицина профилактикасы үзәге белгечләре ай дәвамында Түбән Кама халкына тозлы кәбестәнең файдасы турында сөйләделәр – тозлау буенча мастер-класслар «Шәфкатьтә», «Вестада», Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, Балалар экология-биология үзәгендә, туган якны өйрәнү китапханәсендә һәм башка оешмаларда уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International