ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

РКДҮнең кардиохирурглары Мәскәү коллегалары белән бергә беренче тапкыр Татарстан пациентларына өч ресинхронлаштырылучы җайланманы имплантлаштырдылар. 

Татарстанга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде. 

Беренче дәрес урынына – сәламәтлек дәресе. Түбән Кама Балалар шәһәр хастаханәсенең Балалар өчен сәламәтлек үзәге мөдире Диләрә Вәлиева 10нчы номерлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларына дөрес туклану турында сөйләде.

"Медицина белеме атнасы" үткәрү чикләрендә Алабуга мәктәпләрендә «Алабуга ҮРХ» ДАССУнең табиб - наркологы М.В. Пляшкова катнашуында «Тәмәке тартуның зыяны турында» темасына лекцияләр узды. 

Казанда «Йогышлы авыруларның клиник-иммунологик үзенчәлекләре: яшь эволюциясе» фәнни-гамәли мәктәбе узды. 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казан шәһәренең «18 нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең 40-еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләде.

Табиблар укучыларга лабораториядә кан күзәнәкләрен микроскоп астында карарга булыштылар, ничек теш протезы җитештерелә икәнлеген күрсәттеләр һәм маммограф, флюроограф кебек катлаулы аппаратларның ничек эшләвен аңлаттылар. Норлат ҮРХ сырхауханәсе буенча экскурсия 2нче номерлы җирле мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен якты сәяхәт булды.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире, табиб пульмонолог Эльвира Кудрявцева Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Милли ҮИА Академиясе» конференциясендә чыгыш ясады.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер куллану куркынычы турында сөйләделәр.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республика клиник хастаханәсенең эндоскопия бүлеге мөдире Марат Нәҗмеев аш казаны-эчәк трактының яман шеш алдындагы авыруларны һәм яман шешенең иртә формаларын эндоскопик диагностикалауда һәм дәвалауда һөнәри компетенцияләрне арттыру буенча фәнни-гамәли курста катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International