Өченче буын университеты тыңлаучыларына өлкән яшьтәге кешеләрнең нерв системасы авырулары һәм инсульт турында сөйләделәр. Өлкәннәр алдында Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш неврологы Людмила Кудашева һәм штаттан тыш баш ангионеврологы Евгений Чаузов чыгыш ясадылар.
22-23 октябрьдә Казанда "Drug Research" фармациясендә Халыкара яшь галимнәр конгрессы узды.
Эчкечелекне профилактикалау турында «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮББ ФДБББУнең Казан филиалы укучыларына сөйләделәр.
БРКХ нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Операцияләр Татарстаннан 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләрдә үткәрелде.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең хезмәткәрләре Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының әйдәүче белгече Мыльникова Ирина практик семинарында катнаштылар.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәшүнең региональ проекты кысаларында эксперт класслы УЗИ - аппаратлары китерелде.
Октябрь башында «Самсунг Медисон» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты һәм «Джи Ультрасаунд.» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты ТР ССМ РКОДына файдалануга тапшырылды. 4 аппарат ТР ССМ РКОДның ике филиалында: Әлмәттә һәм Яр Чаллыда урнаштырылды, һәрберсендә икешәр УЗИ-аппараты. 2 УЗИ аппаратын Казанда онкодиспансерда урнаштырдылар.
Бүген «ПҮ белән БДХ» ДАССУдә 200гә якын табиб эшли, шуларның тугызы – ТРның атказанган табиблары, 650дән артык шәфкать туташы. Бердәм, хезмәт сөючән коллективка Түбән Каманың гына түгел, ә Уфа, Казан, Пермь, Әстерхан, Ижевск, Томск кебек шәһәрләрнең медицина учреждениеләрен тәмамлаучылар да кушылалар. Кадрларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, моның өчен «Аренда торагы» программасы тормышка ашырыла. Тулысынча җиһазландырылган фатирлар яңа белгечләргә бушлай бирелә.
Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенә Казахстан Республикасы Караганда шәһ. профессор Х.Ж. Макажанов исемендәге Өлкә травматология һәм ортопедия үзәгенең вәкилләре килеп киттеләр. Визитның максаты – Росздравнадзор стандартларын кертү буенча КБМҮнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм Триаж системаның эшләве.
«Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» дип аталган Росздравнадзор ирекле сертификациясе – сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген комплекслы бәяләүнең яңа нәтиҗәле коралы, ул проблемаларны төгәл ачыкларга, төзәтмә чараларын тасвирлап җентекле план төзергә, аларны бетерү срокларын билгеләргә һәм җаваплы кешеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Ревматологик авырулар һәм остеопороз шәһәр үзәгенең белгечләре «Өмет» Ревматологик пациентлар мәктәбен үткәрделәр.