Йөклелек вакытында хатын-кызлар гриппка 18 тапкыр ешрак бирешәләр. Моның турында «Татар-информ» МАда үткәрелгән пресс-конференциядә Казан шәһәренең №16 шәһәр клиник хастаханәсенең №1 бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина сөйләде.
Казанда «ГТО чикләрсез» спорт фестивале узды. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 140 якын кеше җыелды.
Яр Чаллы шәһәрендә КБМҮ хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар. Чара шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча көзге айлык кысаларында узды.
21–30 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Инсультны профилактикалау, Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә – 29 октябрьгә» дигән тематик ункөнлек уза.
«Мин эшче булыр идем...» дип аталган иң яхшы рәсемгә республика конкурсында катнашучылар абыйлы-энеле Алмаз һәм Әмирхан Сәгъдиевлар «ТКҮРКПХ» ДАССУнең баш табибына үз куллары белән ясалган картиналарны бүләк иттеләр.
Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы чикләрендә «Өстәл теннисы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә» өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУдә 2017 елда бирелгән ISO 9001:2015 халыкара стандартына туры килүгә сыйфат менеджменты системасының инспекцион аудиты тәмамланды.
БССО мәгълүматларына караганда, һәр унынчы олы кеше һәм һәр өченче бала грипп белән авырый, ә һәр җиденче авыручы җитди өзлегүләр ала.
Worldskills хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны арта бара, шул исәптән лаборатория компетенциясендә дә. Россия медицина көллиятләренең укытучыларын хәзерләү өчен 10 көнлек семинар уздырылды.
Бөтендөнья менопауза көне 18 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыять һәм, барыннан да элек, хатын-кызлар үзләре бу чорны ничек күз алдына китерергә, аның турында нинди мифлар булуын һәм сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеген белсен өчен үткәрелә.