Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә психологик тренинглар дәвам итә. Медицина персоналы белән ТКҮРКПХнең тәҗрибәле клиник психологлары очрашалар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7627 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1203 тапкыр чыктылар.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш региональ проекты кысаларында ТР ССМ Республика онкология диспансерына Savina дип аталган үпкәләрне инвазив ясалма вентиляцияләү (ҮЯВ) буенча 6 аппарат китерелде.
БРКХнә Сирия Гарәп Республикасында яшәүче гаилә мөрәҗәгать итте. Клиника белгечләре тарафыннан җентекле диагностикадан соң, 3 яшьлек кызда ике яклы касык бүсере – корсак ярысының касык каналы куышлыгына патологик бүлтәюе ачыкланды. Шуның белән бәйле рәвештә аларга эндоскопик герниорафияне – корсак ярысының стенкасы бүсерен дәвалау буенча хирургик тыкшынуны башкару өчен хирургиянең икенче бүлегенә госпитализацияләү тәкъдим ителде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүсерне дәвалауның хирургия ысулы мөмкин булган бердәнбер юл булып тора.
Өченче буын университетында «Медицина белеме нигезләре» курсы старт алды, ул иң күп санлыларның берсе булды. Быел курска 100 түбәнкамалы язылган, узган елда 56 кеше лекция тыңлаган.
Республика клиник хастаханәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур булды. Татарстан журналистларына РКХнең торакаль хирургия хезмәте, үпкәләрнең һәм үңәчнең иң авыр авырулары булган пациентларга ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.
«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУдә Халыкара ак кул таягы көненә багышланган акция узды.
Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә «Өлкән яшьтәге пациентларда когнитив бозылулар һәм деменция» дигән шәһәр конференциясе узды.
КДМАның неврология һәм мануаль терапия кафедрасының профессоры Радий Германович Есин өзлексез медицина белеме бирү циклы чикләрендә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең неврологлары һәм терапевтлары өчен лекцияне укыды. Лекция Паркинсон авыруына багышланган иде.
Спас районының Вожи авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район өчен бу «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы кысаларында төзелгән унынчы модульле ФАП булды.