Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң 6нчы номерлы сырхауханәне карап чыкты.
2019-2024 елларга «Өлкән буын» Федераль милли проекты «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора.
Саба муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгы катнашында «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.
Түбән Кама хастаханәсенең элеккеге хезмәткәре Хәмидуллина Рәкия Мусиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
13 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Министр элемтәдә» дигән турыдан-туры эфир булачак, анда Вероника Скворцова сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы көнүзәк сорауларга җавап бирәчәк.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе Спас муниципаль районының Вожи авылында халыкны күчмә тикшерүне уздыра башлады. Халыкны карап тикшерүгә тар профильле белгечләр килделәр: табиб-кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург һәм ультратавыш диагностикасы табибы.
РКДҮ белгечләре беренче тапкыр Сернур ҮРХнә килеп киттеләр, алар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен пациентларны көтү битенә сайлап алачаклар. Татарстан табибларының визитлары кан әйләнеше системасы авыруларын (КӘСА) ачыклау һәм профилактикалау буенча регионнарның үзара хезмәттәшлеге кысаларында узды.
Бүген БРКХдә, нейрохирургия операция бүлмәсендә, инновацион операцион система урнаштырылды
Сентябрьдә Россиянең җиде шәһәрендә «Зажги ночь» («Төнне кабыз») маршы узачак. Акция онкологиянең янәшәдә булуын һәм беркем дә аннан саклана алмаганлыгын, ләкин һәркем кисәтелергә мөмкин икәнлеген күрсәтер өчен булдырылган. Маршның слоганы – «Без барганда – яман шеш артка чигенә».
Татарстан Республикасының Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау буенча укыту-методик семинарлар узды. Республика медицина профилактикасы үзәге Республика наркология диспансеры белән берлектә медицина хезмәткәрләре өчен укулар оештырды.