ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкына онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатларында «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсендә яман шешләрне профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча районара фәнни-гамәли конференция булды.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Уфада V Россия балалар хирургларының Форумы һәм I Россия-Кытай балалар хирургларының конгрессы үз эшен башлады.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков 2019 елда Казанда «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Казанда "Тормыш пульсы" Бөтенроссия акциясе старт алды, аның оештыручысы булып "Волонтерлар-медиклар" дигән Бөтенроссия сәламәтлек саклау өлкәсендә иҗтимагый хәрәкәте тора.  Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Менделеевскига эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә яңа табиб амбулаториясендә булды. Кунакларны ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Менделеевск ҮРХ баш табибы Оксана Бахматова һәм җирле халык каршы алды.

Университет клиникасына 64 яшьлек пациент йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы белән керде, ул ун елдан артык бу авырудан интеккән.

26 августта Әлмәт муниципаль районының элеккеге башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән хушлашу булды. Аның бөтен эшчәнлеге "Оят булмаслык итеп эшләргә" дигән тормыш кредосы астында узды.

2 сентябрьдән башлап Балтач районында «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында районның ерактагы авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче һәм аз хәрәкәтләнүче затларны диспансерлаштыруга алып килү эше башланды.

Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» мәгълүмати кампания павильоны эшен тәмамлады. 10 көн дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунаклары ВИЧка аноним рәвештә түләүсез экспресс-тест узарга, сәламәт яшәү рәвеше буенча һәм башка яңа күнекмәләр алырга мөмкин иделәр.

Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенең пациентларына кунакка «7 диңгез» курчак театры килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International