ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Берләш һәм Яңа Алан авылларында яшәүче өлкәннәр Апас үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыру уздылар. 

Түбән Кама ҮРХнә эш визиты белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резедә Бодрова килеп китте.

Күчмә утырыш медицина реабилитациясен үстерү буенча чаралар планы кысаларында узды.

2 сентябрьдә «Кама Тамагы ҮРХ» ДАССУнә диспансеризацияне һәм диспансер күзәтүен узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк сигез өлкән граждан килде.

18-20 сентябрьдә Казанда «Баш сөяге нигезенең һәм гипофизар чокырның эндоскопик эндоназаль хирургиясе» дигән конференция узачак. Конференция кысаларында әйдәүче белгечләр лекцияләре, шулай ук демонстрацион операцияләре узачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге.

Теркәү 7.30 сәгатьтә башлана.

Казан дәүләт медицина университетында беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка узды. 


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Белем көнендә Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясадылар.

31 августта Кави Нәҗми урамындагы кечкенә генә матур йортта Сәрия Әбделхәсән кызы Баһаутдинова – тынгысыз тыл хезмәтчәне һәм җитештерү фронтының намуслы сугышчысы 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. 

30 августта Түбән Кама икеләтә бәйрәм – Республика көнен һәм үзенең 53нче туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары Тынычлык проспектындагы хезмәт коллективлары парады белән башланып китте. 4 меңнән артык катнашучы арасында шәһәрнең бөтен дәвалау учреждениеләренең 120 медицина хезмәткәре – баш табиблар, мөдирләр, яшь белгечләр, шәфкать туташлары һәм санитарлар чыгыш ясадылар.

Белем көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең профсоюзы картиналар галереясендә балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды. 

28 августта Мәскәүдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм ВИЧ-йогышына каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының югары дәрәҗәдәге эш төркеменең эшчәнлеге кысаларында ВИЧны диагностикалау һәм профилактикалау буенча тематик эш төркеменең киңәшмәсе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International