ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Казанга «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумының Милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме эш визиты белән килде. Төркем составында: КОБЗЕВ Юрий Викторович – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты әгъзасы, КРУГЛЫЙ Владимир Игоревич – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, ФӘРРАХОВ Айрат Зәкиевич – РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, МЕНДЕЛЕВИЧ Борис Давыдович – РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты.

Визит кысаларында төркем Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә, Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә, шулай ук ТР ССМ БРКХ "Азино" сырхауханәсенә барачак.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

БРКХ коллективы пиратлар утравында Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтте.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Түбән Камада Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты Халык иҗаты йортында узды. Медицина җәмәгатьчелеген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады.

Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының вәкиле белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге табиблары ТР буенча РФ ҖҮФХБИнең Уку үзәге тыңлаучылары өчен наркоманияне профилактикалау буенча видеолекторий үткәрделәр. 

Түбән Камада псориаз белән яшәүче пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбе ачылды. Беренче очрашу тире-венерология диспансерында узды.

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә Эмори (АКШ) Университетының перинаталь медицина белгечләре, Педиатрия департаментының делегациясе килеп китте. Визит «Ана һәм перинаталь карау репродуктив сәламәтлеге өлкәсендә АКШ – Россия фәнни хезмәттәшлеген гамәлгә ашыру» проекты кысаларында узды.

Казанда «Ультратавыш диагностикасында заманча технологияләр» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә диагностика һәм хирургия буенча белгечләр, табиб-урологлар һәм онкологлар катнаштылар. Чараның спикерлары булып Россиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясадылар.

Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр белән профилактик дәресләр үткәрүне дәвам итәләр. Бу юлы алар 9нчы номерлы УББМнең мәктәп яны лагереның кече блогы балалары белән аралаштылар.

БРКХ стеналарында балалар кардиологлары, функциональ һәм ультратавыш диагностикасы табиблары өчен эш киңәшмәсе узды. 

«Буа ҮРХ» ДАССУдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББУнең педиатрия кафедрасы хезмәткәрләре белән берлектә БРКХ белгечләре тарафыннан «Кече яшьтәге баланы ашату һәм үстерү» дигән урта медицина персоналы өчен күчмә Республика семинары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International