ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

«Сәламәтлек-2019» Республика спартакиадасы чикләрендә традицион зона ярышлары 25 апрельдә узды. Быел спорт бәйрәме Минзәлә шәһәрендә узды. Чарада биш сәламәтлек саклау учреждениесе командалары катнашты: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы ҮРХләренең.

Язгы-җәйге чорда күп кенә кешеләр чәчәк атучы үсемлекләрнең серкәсенә нык сизгерлектән җәфа чигә. Бу аллергия төре поллиноз  дип атала. Гаҗәп, ләкин шәһәрлеләр бу күренешкә барыннан да күбрәк дучар,. Поллиноз балаларда да була. Түбән Кама шәһ. перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең табибы-аллергологы Галина Вәлитова бу чорда баланың торышын ничек җиңеләйтү һәм күңелсез авырудан коткару булуы турында сөйләде.

«Азино» балалар сырхауханәсендә БРКХ белгечләре ата-аналар өчен вакцинация мәсьәләләре буенча семинар оештырдылар. Бүген прививкалар безнең тормышка куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалауның югары нәтиҗәле чарасы буларак нык керде инде. Йогышлы авыруларның начар нәтиҗәләре өзлегүләр яисә  хәтта үлү очраклары төрендә булалар.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан федераль университеты клиникасының, Республика онкология диспансерының һәм Республика наркология диспансерының медицина хезмәткәрләре белән бергә Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) 1 курс студентлары өчен чираттагы ел саен була торган профилактик видеолекторийлар уздырдылар. Чаралар чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге чыгарган видеофильмнар күрсәтү белән рациональ туклану нигезләре, күрү органнары авыруларын профилактикалау, тәмәке тартуның зыяны, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында лекцияләр укылды. Видеолекторий тәмамланганнан соң студентларга табиб-белгечләр (офтальмолог, диетолог, гигиена тәрбиясе буенча табиб һ.б.) тарафыннан шәхси консультацияләр оештырылды, тематик белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнен билгели. «ТКҮРМХ» ДАССУдә, инде килеп туган традиция буенча, #ЧитаемТукая хештегы астында видео флешмоб җибәрелде. Атна дәвамында Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре һәм аларның балалары шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, шулай ук җырлар җырладылар һәм курайда уйнадылар. ТКҮРМХ коллективы шагыйрьгә аерым мөнәсәбәт, хастаханә территориясендә Габдулла Тукайга һәйкәл тора. Шуңа да коллектив йөрәкләрендә, аның иҗаты аерым урын алып тора, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Җиңү Көне алдыннан Яр Чаллыда ветераннарга медицина хезмәте күрсәтү буенча акция дәвам итә.

25 апрельдә «Татарстан Республикасы территориясендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү» региональ проекты чикләрендә «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсендә «РКДҮ» ДАССУнең белгечләре табиб-кардиолог һәм функциональ диагностика табибы тарафыннан йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән пациентларга консультатив һәм профилактик карап тикшерү уздырылды.

Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 кеше югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен «РКДҮ» ДАССУнә җибәрелде.

Пермь дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларны Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә эшкә чакыралар. ТКҮРМБ җитәкчелеге кадрларны җәлеп итү буенча актив эшне дәвам итә. Пермьдә узган комиссия утырышында Түбән Кама делегациясе дәвалау эше белгечлеге буенча белем алучы 6 курс студентлары белән очрашты. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин чыгыш ясады. Җитәкче Пермьгә кадрлар бүлеге белгече белән килде. Булачак участок-терапевтларына Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә эшнең өстенлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук яшь табибларга булышлык күрсәтүнең төрле чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Катнашучыларның күбесе әлеге тәкъдим белән җитди кызыксынды.

25 апрельдә КФУның инжиниринг үзәге җирлегендә Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасының зона этабы узды. Катнашучылар өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Яр Чаллы шәһәренең  «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мемориаль музее урнашкан. Бу бүлмә – Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата булган. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яшькә кадәр берничә көн яшәп бетермичә, вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International