ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Чирмешән ҮРХдә симерү проблемасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашу ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан узды.

Кама балалар медицина үзәгенә Коми республика перинаталь үзәгенең (Сыктывкар шәһ.) вәкилләре килеп киттеләр.

Уфа шәһәрендә Татарстан белгечләре «Башкортстан Республикасында ВИЧ-йогышын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау хезмәтенең барлыкка килүе һәм хәзерге заман аспектлары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Чара Башкортстан Республикасында ВИЧ/СПИД профилактикасы хезмәтенең 30 еллыгына багышланган.

Казан шәһәренең 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе «Салават Күпере» ТКда авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау буенча акция уздырды. 182нче номерлы Политехник лицейда «Мәктәп стоматологиясе» проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен аниматорлар катнашуы белән театральләштерелгән тамаша узды.

КФУның Университет клиникасында тикшерүнең яңа төре –  кардиореспираторлы мониторинг үткәрелә. 

Түбән Каманың Өченче буын университетында соңгы кыңгырау узды – 40тан артык төркемдә «көмеш» яшьтәге 1197 студент белем алды. 

Әлмәт кан үзәгендә сөяк миенең беренче доноры Айрат Нуруллин ике миллилитр кан тапшырды. Аның мәгълүматлары Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистрына кертелде.

Туберкулез белән көрәшү декадасы кысаларында Норлат үзәк район хастаханәсендә «Туберкулезга – юк» акциясе узды. 

КБМҮнең Балалар хастаханәсенең актлар залында «Җиде диңгез» камералы курчак театры актерлары нәни пациентларны «Миңа сезнең боткагыз кирәк түгел» дигән якты һәм матур тамаша белән сөендерделәр. 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮ (Эпидемиологиянең һәм микробиологиянең милли тикшеренү үзәге) хезмәткәрләре ВИЧның дару тотрыклылыгы турында сөйләделәр. Инфекционистлар, эпидемиологлар һәм лаборатория табиблары өчен семинар Республика СПИД үзәге җирлегендә узды. Катнашучылар алдында Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, биология фәннәре докторы Марина Бобкова чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International