Чистай медицина училищесында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасының отчет-сайлау конференциясе узды.
КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының 6 курсын тәмамлаучыларны билгеләүдә катнашты.
2019 елның 26 апрелендә «Буа медицина училищесы» ДАҺББУ җирлегендә Татарстан Республикасы медицина көллиятләре һәм училищелары студентларының уку-тикшеренү эшләренең Республика конкурсы узачак.
28 мартта 15.30 сәгатьтә Республика онкодиспансерында онкологиядә исбатлау медицинасы буенча Бәхәс клубының утырышы булачак.
Талантлар Университеты укучылары Иннополис шәһәренең медицина үзәгенә килеп киттеләр. Программаның 35 катнашучысы медицина белем бирү учреждениеләренә укырга керергә планлаштыра һәм шул сәбәпле «Медицина» юнәлешен сайладылар.
Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Роспотребнадзор территориаль бүлеге белән берлектә туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча брифинг оештырдылар.
2019 елның 21 мартында Чистайда «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационары җирлегендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» районара конференциясе узды.
Кама балалар медицина үзәгендә казналык-бит патологиясе булган балаларга кирәкле хирургия ярдәмен алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ул битнең һәм казналыкның травмаларын, дефектларын, деформацияләрен, патологияләрен дәвалауга юнәлдерелгән. Элегрәк Яр Чаллыда балаларга әлеге медицина ярдәме 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә күрсәтелә иде.
Табиб-акушер-гинеколог Римма Шәүкәт кызы Нурмухамедова инде 30 елга якын көн саен Түбән Кама бала тудыру йорты пациенткаларына әниләр булырга ярдәм итә. Күптән түгел ул озак еллар намуслы хезмәте өчен РФ Сәламәтлек саклау министрыннан Рәхмәт хаты алды.
2019 елның 26 мартында «Балык Бистәсе ҮРХ» ДАССУдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләре. Корпоратив мәдәниятне үстерү. «Сәламәтлек саклау», «Демография» Милли проектлары» темасына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Альберт улы Осиповның, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы И.Р. Таҗетдиновның ҮРХ коллективы белән очрашулары узды.