ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Бүген БРКХнең Консультатив сырхауханәсе җирлегендә «Муковисцидоз: кичә, бүген, иртәгә» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция барышында катнашучылар хәзерге заман этабында муковисцидоз белән авыручыларга ярдәм күрсәтүне оештыру, трансплантация: пациентлар һәм табиб өчен карар кабул итү, БРКХ стационарында озак вакыт дәваланучы балаларны психологик озата бару кебек темалар турында фикер алышачаклар.

5 мартта Казанда ТР фармацевтика хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе узачак. Утырышта сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашачак. Эш нәтиҗәләре турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләячәк.

Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.

Иммунитет көненең максаты – төрле иммун авыруларының таралуына, шулай ук иммунитетны саклау һәм ныгыту белән бәйле мәсьәләләргә иҗтимагый игътибар җәлеп итү.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең табиблары – табиб анестезиолог-реаниматолог Аббазов Ренас Ринат улы һәм табиб анестезиолог-реаниматолог Әхмәтов Илнур Нәсих улы ССМ РФнең «Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты» ЮҺББ ФДБББУдә «Анестезиологиядә һәм реаниматологиядә ультратавыш навигациясе» дигән квалификация күтәрү курсларын уңышлы үттеләр. Яңа алымны белгечләр РКХдә кертәчәкләр.

2018 елда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү йомгаклары буенча һәм 2019 елга планнар буенча,  санитар авиация бүлегенең эш йомгакларын ясау белән, районара киңәшмә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте (ААҖ) һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә узды. Киңәшмә көньяк-көнчыгыш регион халкына махсуслаштырылган кардиология, кардиохирургия, ортопедия, нейрохирургия ярдәмен оештыруны киләчәк камилләштерү максатларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.

28 февральдә «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2018 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы булды. Утырышта РКДҮнең Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.

2019 елның 28 февралендә Г. Камал исемендәге Казан дәүләт академия театрында герниологиягә багышланган Татарстан Республикасы хирурглар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәге сәламәтлек саклауның дәүләт казна учреждениесендә 2019 елның 28 февралендә йомгаклау медицина советы узды.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Минзәләдә «Минзәлә ҮРХ» ДАССУнең 2018 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советы булды. Чараның хөрмәтле кунаклары – Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Н. Н. Ш.Фатыйхов, Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе К. Р. Нәҗмиев.

2019 елның 19-20 февралендә  «Чистай ҮРХ» ДАССУнең барлык профбюроларында Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина катнашуында отчет-сайлау җыелышлары узды. Җыелышларда узган ел эшенә йомгак ясалды, шулай ук яңа срокка профсоюз активистларының составлары сайланды.

Шунысын да билгеләргә мөһим, Чистай ҮРХнең мең ярымга якын хезмәткәре – профсоюз әгъзалары. «Чистай ҮРХ» ДАССУнең һәм сәламәтлек саклауның профсоюз район оешмасы җитәкчелегенең төп эш юнәлеше булып хезмәткәрләрнең социаль-икътисади хәлен яхшырту тора. Ул хезмәт һәм алар белән бәйле мөнәсәбәтләрне, эш белән тәэмин итү гарантияләре, хезмәтне оештыруны һәм түләүне камилләштерү, эшләүчеләрнең хезмәтне саклау белән тәэмин ителә. Нәкъ менә социаль диалог, барлык якларның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен канәгатьләндерүдә компромисс эзләү юлы белән Чистай ҮРХдә алга киткән социаль партнерлык системасы уңышлы эшли.

Җыелыш ахырында  «Чистай ҮРХ»ДАССУнең хезмәткәрләренә ГТО комплексының аерымлык билгеләре белән бүләкләү тантаналы церемониясе булды.

Әлеге спорт чарасы «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин Чистай муниципаль районының спорт бүлеге белән берлектә оештырылды.

Барысы Бөтенроссия ГТО хәрәкәтендә  «Чистай ҮРХ» ДАССУнең 567 хезмәткәре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International