Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакология бүлегенең табибы-клиник фармакологы Эльвина Кадысева Мәскәүдә узган фармакогенетика, фармакогеномика һәм персонализацияләнгән терапия буенча яшь галимнәрнең һәм табибларның II Россия кышкы мәктәбендә доклад белән чыгыш ясады.
БРКХ җирлегендә «Педиатр көне» Республика семинары узды, ул тумыштан барлыкка килгән үсеш кимчелекләре белән булган яңа туган балаларны диагностикалауның, маршрутлаштыруның, шулай ук Татарстан районнары белән куратор эшенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабуга 24 порталы тарафыннан Алабуга шәһәрендә яшәүченең дуңгыз гриппыннан үлүе турында бастырылган мәгълүматны рәсми рәвештә расламый.
Диагнозны раслау өчен кайбер лаборатор тикшеренүләр кирәк, аларның нәтиҗәләре Федераль референс үзәкләр тарафыннан расланалар. Бу процесс бер ай дәвамында башкарыла.
Хәзерге вакытта экспертлар тарафыннан клиник очрак карала, Алабуга шәһәрендә яшәүченең авыру тарихы өйрәнелә, аның диспансеризация үтү факты тикшерелә. Билгеле булганча, әлеге кеше 2018/2019 елгы эпидемия сезонында вакцинациядән баш тарткан.
«Күңелләре белән яшь» дигән икенче Бөтенроссия конкурсы «көмеш» волонтерлык үзәкләрен формалаштыруга, өлкән яшьтәге гражданнарның ирекле ярдәмчеллеген үстерүгә һәм тормышларының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Алексеевск ҮРХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашуында медицина советы утырышы узды.
ТР Хөкүмәте Йортында сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түбән Кама районында медицина кадрларының гомуми комплектланлыгы 57,5% тәшкил итә.
Премияне тапшыру профессорның туган көнендә узды.
«Казанда Неврология атналыгы 2019» дигән бишенче Нейрофорум ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Сезнең сәламәтлегегез» Нейроклиникасы булышлыгы белән КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының инициативасы буенча узды.
Казанда пульмонология мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция узды.
16 февральдә Казанда аллергологиянең һәм иммунологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.