2014нче елның 14нче сентябрендә «Гольф-Казан» клубында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча IV Хәйрия ярышы узды.
Турнир нәтиҗәсендә 1 590 000 сумннан артык акча җыелды. Әлеге акчалар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсенең ата-аналар һәм кечкенә пациентлар өчен уникаль гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд өенә» кирәк-яракка җибәреләчәк.
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә 14нче сентябрьдә сайлауларда үзләренең тавышларын хәтта пациентлар да бирә алды. Үзләренең тавышын бирергә КБМҮ Перинаталь үзәгенең 150 пациенты теләк белдерде. Алар арасында йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалар белән яшь әниләр бар иде.