ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Диабет мәктәпләре Казанның өч сырхауханәсендә: 10нчы номерлы һәм 18нче номерлы шәһәр сырхауханәләрендә, шулай ук 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы сырхауханәдә узды. Чара шикәр диабеты белән пациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен оештырылды. Эндокринологлар һәм кардиологлар шикәр диабеты белән авыручыларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләделәр, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм катнашучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

КФУның Университет клиникасына Сычуань провинциясенең Кытай традицион халык медицинасы Фәннәр академиясе делегациясе килеп китте. Клиникада кунакларны бүлекләр эше белән таныштырдылар, кардиохирургия һәм гибрид операция бүлмәләре эшли торган операция блогын күрсәттеләр.

2018 елның 22-23 ноябрендә Казан травматологлар-ортопедлар мәктәбенең 100 еллыгына багышланган  «Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм зарарлануларын диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары. Тыныч вакытның җәрәхәтләре хирургиясе» дигән Гомумроссия мультидисциплинар фәнни-гамәли конференция Казанда узачак.

1 декабрьдә билгеләп үтелә торган инвалидлар көне алдыннан Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең Сәламәтлек үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус медицина карап тикшерүе оештырылды.

Республика клиник хастаханәсе  рентген-диагностика бүлегенең җитәкчесе Борис Нагорных академик ишү буенча «Динамо – Камаз» Татарстан командасы составында Севильядә (Испания) Халыкара регатада беренче урынны яулады.

Сычуань провинциясенең (Кытай) Кытай традицион халык медицинасы Фәннәр академиясенең делегациясе эш визиты белән Татарстан клиникаларына килеп китте.

23 ноябрьдә Казан шәһәренең «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ җирлегендә «Хәзерге заман медицина күп профильле оешмасында кичектергесез ярдәм: проблемалар, бурычлар, перспективалар» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Әлмәттә эш визиты белән Сычуань провинциясенең (КНР) Кытай традицион халык медицинасы һәм фармакология идарәсенең 11 вәкиленнән делегация булып китте.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2019 елда берничә дәүләт учреждениесенең приоритетлы бурычларын билгеләп, сәламәтлек саклау министрлыгының бурычларын кертеп, бер ай эчендә татарстанлылар 22 меңнән артык тавыш бирде. Хәзер бу ведомстволарның Иҗтимагый советлары тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшерәчәкләр һәм проектка йомгак ясаячаклар.

Казанда «Наше время — Безнең заман» дигән ел саен үткәрелә торган ачык VI Республика телевизион эшләүче яшьләрнең иҗаты фестивале җиңүчеләре исемнәрен атадылар. Бүләкләү йомгаклау гала-концерты кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International