21 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә «ТР ССМ РКОД» ДАССО терапевтик хезмәтенең 20-еллыгына багышланган «Онкологиядә терапевтик мәсьәләләр » дигән Республика фәнни-гамәли конференция булачак. Конференция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансерының эшендә терапевтик хезмәтнең роленә, хәзерге заман этабында онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның перспективалары мәсьәләләренә багышланган. Конференциядә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры бүлекләренең, Казан дәүләт медицина университетының, Казан дәүләт медицина академиясенең, ААҖ РТЮ Казан станциясендә Бүлендек клиник хастаханәсе ДБССОның, ТР Регионара клиник-диагностик үзәгенең хезмәткәрләре докладлар белән чыгачаклар. Конференциядә катнашуга табиблар-терапевтлар чакырылалар.
Ел саен 20 апрельдә, 2007 елдан башлап, Россиядә әһәмиятле социаль бәйрәмнәрнең берсе – Донорның милли көне билгеләнә.
26 апрельдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры «Мы вместе - Без бергә» дигән пациент-волонтёр оешмасы белән бергә «Сәламәтлек мәктәбенең» чираттагы чарасын уздырачаклар. Анда рак турында сөйләячәкләр. Чарада медицина фәннәре кандидаты, Н.Н.Блохин исемендәге РОФҮ Идел буе филиалының өлкән фәнни хезмәткәре, ТР ССМ РКОД 1нче номерлы көндезге стационар мөдире Алфия Хәсәнова, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты, ТРССМ РКОД табибы-психотерапевты Марина Кирюхина чыгыш ясаячаклар.
Чара онкологидән терелүчеләр һәм аларның туганнары өчен Казан шәһ., Ямашев ур., 36, «Феникс » кафесы адресы буенча булачак. Башлана: 16.00, керү ирекле.
Бүген Питрәч районында, «Волга» М-7 ФАЮның 878км-да ЮТҺ булды. Биш җинел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул санда 2 кеше ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынынды вафат булды. ЮТҺ урынына Питрәч АМЯнең 1 табиб һәм 1 фельдшер бригадалары һәм Казан шәһ. АМЯС 1фельдшер бригадасы чыктылар. Ике зыян күргән кеше бик авыр хәлдә Питрәч ҮРХнә китерелде.
19 апрельдән башлап 21нә кадәр Мәскәү шәһ. «Милләт сәламәтлеге – Россиянең чәчәк ату нигезе» дигән Бөтенроссия форумы уза. Сәламләү сузләре белән күргәзмәдә катнашучыларга шундый форумнарны уздыру әһәмиятлелеген билгеләп Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы күргәзмәдә тормышка ашырылган «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый проекты белән ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерын тәкъдим итә.
Россиядә беренче шундый фәнни-гамәли конференция барышында телемедицина алымнарын куллану белән медицина ерактан тикшерелгән реабилитацияләүнең илебез өчен принципиаль яңа һәм перспективалы юнәлеше.
Татарстан медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервы составында делегация бүген Яр Чаллыга килеп китте. Кунаклар өчен шәһәрнең дәвалау оешмаларына, шул санда Кама балалар медицина үзәгенә дә экскурсияләр оештырылды. Алар – Казан дәүләт медицина университетының җирлегендә уздырылган һөнәри укуны яңадан үтү һәм квалификацияне күтәрү циклының тыңнаучылары. Классик уку процессына республиканың әйдәүче клиникаларына визитлар кертелгән. Шул ук составта делегация шушы көннәрдә Балалар республика клиник хастаханәсенә, «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп китте, Татарстан районнарында балаларга медицина ярдәмен күрсәтү белән танышты. Кама балалар медицина үзәгендә кунакларга оешмада кертелгән сыйфат менеджменты системасын күрсәттеләр, документация, дәвалау процесслары белән табиблар таныша алдылар.
Татарстан Республикасында 17 апрельдән башлап 26на кадәр табигый-чыганаклы һәм сезон авыруларын профилактикалау буенча ункөнлек уза. Республика территориясендә таралган табигый-чыганаклы йогышларга бөер синдромы белән гемморагик бизгәкнең, талпан энцефалитының, туляремиянең, котыру авыруының бәйләнешләре бар.