ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

«Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» дигән республика ирекле акциясен һәм «Ветераннар янәшәдә яши» дигән республика акциясен уздыру чикләрендә Чирмешән үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре  өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен Чирмешән интернат-йортына килеп киттеләр. Анда 60ка якын кеше тора.

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Иран ислам республикасының Генераль консуллыгының җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Егбали Зарч һәм Иран ислам республикасының Генераль консуллыгының консулы, икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Малекоддин Шафагат белән очрашты.

21 апрельдә 11.00 сәг. Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская сәламәтлек саклау өлкәсендә татарстанлыларның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүне уздырачаклар. Кабул итүгә язылырга  8 (843) 236-41-80 телефон буенча мөмкин була. Кабул итү Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил аппаратында уздырылачак (Казан шәһ., К. Маркс ур., 61, үзәктәге ишек, 3нче кат, конференц-зал).

Бөтен республикада кебек Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» башланды. Бу республика акциясе гадәттәге булды инде . Хастаханәнең хезмәткәрләре белән шушы елда да игелекле эшләр эстафетасында катнашырга бертавыштан кабул ителгән карар кабул ителде.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин татарстанлыларга, һәр кемнең скандинавия таягы һәм култык таягы арасында сайлавы бар, дип исләренә төшерде. Травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авырулары турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында брифингта сөйләделәр. 2017 ел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Указы белән Травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппаратын профилактикалау елы дип игълан ителде. Скандинавия йөреше таяклары  шушы елның символы булырга тиеш.

22 апрельдән башлап 27нә кадәр Россиянең медицина һәм фармацевтик югары уку йортлары студентларының «Физик культура һәм спорт –  табибның икенче һөнәре» дигән VI Фестиваленең финал ярышлары Казанда узачак. Фестиваль ярышларның региональ этапларында 700 якын җиңүчене берләштерәчәк.

20 апрельдә, Россиядә Милли донор көнендә, Республика кан үзәгендә кан һәм аның компонентлары ирек масса-күләм донорлыгының үсеше буенча «Россиянең Машина төзүчеләре союзы» дигән Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлеге  һәм «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССО арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую булачак.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Мурманск өлкәсенең делегациясе 18нче шәһәр сырхауханәсенә, «Азино» балалар сырхауханәсенә, «Спасение» сырхауханәсенә һәм 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә килеп китте.

Иннополис шәһ. РКХ Медицина үзәгендә оешманың беренче ел эшенең йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада катнаштылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Югары Ослан районының башлыгы Марат Зиатдинов, Иннополис шәһ. мэры Руслан Шагалеев һәм  «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.

Спасс үзәк район хастаханәсендә медицина советы узды. Анда медицина этикасының һәм деонтологиясенең нигезләре һәм принциплары турында, шулай ук хастаханә медицина персоналының әхлак һәм әдәпле сыйфатларын күтәрүгә юнәлдерелгән алымнар турында фикер алыштылар. Чарада дәвалау оешманың структур бүлекчәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International