ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген КБМҮдә Татарстан һәм Яр Чаллы башкарма хакимияте вәкилләренең хезмәт коллективы белән очрашуы булды.

15 августтан башлап 21нә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8291 чакыру үтәде. Җәмәгать  урыннарына 1768 чакыру керде. Чакыруларның күбесе – 6361 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 167 инсульт һәм 46 инфаркт.  Бала табуларга 100 чакыру керде.

Әлмәтнең эре сәүдә үзәкләренең берсендә узган ял көннәрендә шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен акция узды. Медпрофилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре һәм Әлмәт онкология үзәгенең белгечләре килүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, шулай ук онкология авыруларының профилактикасы турында, аерым алганда тире маланоманың үсешен ничек аңлап белергә, сөйләделәр. Акция Әлмәт районының Сәламәтлек саклау идарәсе белән оештырылды

Яңа модульле ФАП Әлки районының Кошки саласында ачылды. Ачуда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, СССР летчик-космонавты А.Г.Баландин, Әлки муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе А.М.Сагдиев катнаштылар

Узган кич, 20 сәг.30 мин., Зәй районында Урта Баграж авылы янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлде. Бер зыян күргән хатын-кыз уртача авыр хәлдә Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылды. Ике зыян күргән кеше җиңел травмалар белән табиб тикшерү өчен Зәй хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Зәй РҮХ бригадасы чыкты.

Беркөн алдан Әлмәттә «Татнефть. Әлмәт яртылаш марафоны» дигән масса-күләм йөгереш старт алды. Йөгереш стартына Россиянең 46 шәһәреннән 4 мең кеше чыкты.


19
август, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы»  Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын кертү чикләрендә үзгәрешләр, эшләп тәмамлаулар һәм яңартулар турында яңалыклар белән өстәмә сайт оештырылды, ул https://kb.i-novus.ru/pages/viewrecentblogposts.action?key=RT адресы буенча урнашкан.

Шулай ук  (FAQ): https://kb.i-novus.ru/pages/viewpage.action?pageId=2162703 адресы  буенча иң күп соралган сораулар буенча блок алып барыла.

Бүген 15сәг.38 мин. Мамадыш районында, Усали торак пунктына якын ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль трактор белән бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм ике кеше, шул санда бала, уртача авыр хәлдә Алабуга РҮХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына җирле табиб амбулаториясенең бригадасы һәм Мамадыш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыктылар.

2016 елның 12 августыннан башлап 19 августка кадәр Татарстанда информатика (IOI) буенча Халыкара олимпиада узды – ул укучылар арасында информатика буенча ел саен була торган ярыш. 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсе информатика (IOI) буенча Халыкара олимпиада катнашучыларына ашыгыч һәм беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтте.

Бүген Республика кан үзәгендә күп кеше булды – бүген анда «Игелек эшләр көне» акциясе узды. Аның чикләрендә теләүче кешеләр кан бирә алдылар һәм шуның белән каты авыручы кешеләрне үлемнән коткарыра алдылар. Акциядә 110 кеше катнашты – барысы 53 литр кан бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International