ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Тоцилизумабны кабул итү шартында ювениль ревматоид артрит белән пациентка йөклелеген күзәтү очрагы Зальцбургта (Австрия) узган эчке авырулар буенча медицина семинарында иң яхшы дип танылды һәм «Иң яхшы клиник үрнәк өчен» диплом белән бүләкләделәр ( гыйльми җитәкче – госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Абдулгәниева Д.И.).


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре чикләрендә Лениногорск үзәк хастаханәсенә килеп китте. Анда капиталь ремонттан соң балалар стационары ачылды.

4нче номерлы шәһәр «Студенческая»  сырхауханәсенең яшьләргә дус булган «Отражение» клиникасының психологы һәм сырхауханәнең табибы  «Ковчег» реабилитацион үзәгенә килеп киттеләр, анда алар аеклыкта фикерләрне тапшыру күнекмәләрен үстерүдә пациентлар өчен тренинг уздырдылар. Пациентлар үз сәламәтлекләрен дә тикшерделәр: пульс, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм табибның консультациясен алдылар.

Бүген төнге 2 сәг. 39 мин. Сарман – Яр Чаллы а/ю 4 километрында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм Газель автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Әлмәт медсанчастенә урнаштырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Сарман АМЯ бригадасы чыкты.


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада 2нче номерлы сырхауханә узган елда масштаблы тергезүдән соң ачылды. Дәвалау оешма эшенең 11 ай эчендә 185 меңнән артык кеше дәвалау узды.

Бүген Мамадыш районының Шәмәк авылында «2012–2016 ел.  Татарстан Республикасы халкына  беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.

60 кешедән артык бүген Норлатның сәүдә үзәкләренең берсендә җыелдылар – анда бүген Норлат районы үзәк хастаханәсенең медхезмәткәрләре «Үз сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция уздырдылар. Килүчеләр артериаль һәм күз эчендәге кан басымын тикшерә алдылар, табиблар үз чиратларында эссе һавада ничек сәламәтлекне сакларга дигән киңәшләр бирделәр. Шулай, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләр табиб консультациясен, шулай ук «Үзеңне тикшерү көндәлек дәфтәрен»һәм гипертония белән авыручылар өчен белешмәлекләр алдылар. Шулай ук шәһәрдә торучыларга кояш (эссе) сугуын, кояш пешерүен профилактикалау турында сөйләделәр, ялга җыенучыларга да киңәшләр бирделәр.


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Мюнхенда  «Euro masters Regatta 2016» мастерлар арасында академик ишкәк ишү буенча Европа чемпионаты узды. Чемпионатта дөньяның 32 иленнән академик ишкәк ишү буенча мастерлар катнаштылар. Заездта (койрыкчы белән ике калаклы ишкәк белән 4-кешелек көймә) 65 яшьтәге категориядә лидер урынын алып иң яхшы нәтиҗәләр рентгенодиагностик бүлегенең җитәкчесе Борис Нагорных катнашкан команда күрсәтте.

БРКХнең мобиль сәламәтлек үзәге «Ял», «Огонек», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка» җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә булып кайтты. Югары класста укучылар, вожатыйлар, тренерлар һәм идарәнең хезмәткәрләре өчен БРКХ белгечләре балалар травматизмын профилактикалау, бәхетсезлек очракларында һәм травмалар вакытында табибларга хатле ашыгыч ярдәм күрсәтү, агулауларны профилактикалау буенча «түгәрәк өстәлләр» уздырдылар.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Яңа паллиатив медицина ярдәменең бүлеге Балалар республика клиник хастаханәсенең 3нче номерлы дәвалау корпусы  җирлегендә оештырылган. Бүген бүлеккә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм  Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева килеп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International