Авыз куышлыгы артыннан карау буенча нинди матдәләр һәркемдә булырга тиеш һәм алар белән ничек дөрес кулланырга, дип бүген Заречье балалар сәламәтләндерү лагерының балаларына Казанның 5нче номерлы стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаюлар» хәрәкәтенең КДМУ волонтерлары сөйләделәр.
Бүген Татарстан ММЧ җитәкчеләре һәм баш мөхәрирләре Иннополис шәһәрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә килеп киттеләр.
Бүген 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаю» хәрәкәтенең волонтерлары «Яңа Юдино» җәйге сәламәтләндерү лагерына кереп чыктылар.
Тәмәке тарту гына түгел, ләкин зарарлы производстволарда эшләү, төрле сумалаларны, эфирларны һәм башка зарарлы матдәләрне сулау да онкология үсешенең факторлары була ала. Үпкә онкологиясе үсешенең алдыннан озакка сузылган ялкынсыну процесслары (озакка сузылган пневмония, озакка сузылган бронхит, элек кичерелгән туберкулездан соң үпкәдәге җөйләр) була алалар.
Казан дәүләт медицина университетына Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава башлыгында Япония делегациясе килеп китте.
Гиподинамияне профилактикалау буенча ункөнлек чикләрендә Базарлы Матак саласының үзәк паркында Базарлы Матак РҮХнең баш табиб урынбасары Эллада Плаксина салада яшәүчеләргә гиподинамия нәрсә ул, бу авыру нинди куркынычлык китерә һәм дөрес яшәү рәвеше турында сөйләде. Аннан соң РҮХ хезмәткәрләре паркта ял итүчеләр өчен флешмоб оештырдылар. Хастаханә хезмәткәрләре гиподинамиядән ничек сакланып калырга дигән белешмәлекләр тараттылар. Кинооешманың хезмәткәрләре үз чиратларында салада яшәүчеләр өчен ачык һавада «Сердце-неутомимый насос» дигән прфилактик фильм карауны оештырдылар.
2016 елның 8 августында 18.25 сәг. Сарман районында Җәлил-Әлмәт автоюлының 2нче км ЮТҺ булды.
2016 елның 1 июленнән башлап 31нә кадәр травмалар сәбәпле РКХнең травматология үзәгенә 2798 мөрәҗәгать итү булды. Ешрак кешеләрнең куллары (849 мөрәҗәгать итү), аяклары (813 мөрәҗәгать итү) һәм башлары (656 мөрәҗәгать итү) җәрәхәтләнделәр.
1 августтан башлап 7нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8005 чакыру үтәде.
Чакыруларның күбесе – 6073 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 33 инфаркт һәм 177 инсульт. Җәмәгать урыннарына 1696 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1198 тапкыр чыктылар, аларның 58 – 68 кеше зыян күргән, 30 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 1 кеше үлгән юл-транспорт һәлакәтләре. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 23 тапкыр чыкты. Бала табуларга 120 чакыру керде.
Республика клиник хастаханәсенең дәвалау физкультурасы бүлегенең мөдире, баш гыйльми хезмәткәре Владимир Айдаров Мәскәү халыкара мәгариф салоны – 2016 чикләрендә тирәнтен тикшерүләрдә, эшләп чыгаруда, клиник тикшеренүләрдә тәэсирле ярдәм күрсәтү өчен һәм «Элекон» заводы АҖ белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен алтын медаль һәм диплом белән бүләкләнде («Медицинада фән сыешлы технологияләр» номинациясе). Конкурсның җитәкчеләре РКХнең баш табибы Рөстәм Гайфуллинга «Элекон» заводы АҖ белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерделәр.