ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. Ул «Диабетны җиңәбез» девизы астында уза. Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә диабет мәктәбендә укулар уза.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Сөт бизе яман шешенең мәсьәләсе – дөнья медицинасы өчен иң кискене. БССО мәгълүматларына ярашлы, ел саен дөньяда 800 меңгә якын шушы авыруның яңа очраклары теркәлә, ул хатын-кызлар онкологиясенә багышланган статистик отчетларда беренче юлда тора.

Әйдәүче дөнья белгечләре глаукоманы дәвалауның хәзерге заман аспектлары, яшь ягыннан макуляр дегенерация, ялкынсыну авырулары, макуляр шеш, коры күз синдромы, офтальмологик авыруларны дәвалауда дару чараларын куллануны тикшерү турында фикер алышачаклар.

Күкрәк белән ашатуның уңышы – хатынның махсус бурычы гына түгел, ә шундый  ашатуны популярлаштыру – бөтен җәмәгать өчен кирәклелек. Табиб-неонатолог, КБМҮнең перинаталь үзәгенең яңа туган балалар бүлеге мөдире Венера Шарафутдинова белән интервью.

Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның белгечләре «Электроконтакт» заводында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланан  «Сәламәт бул» акциясен уздырдылар. Шушы акция чикләрендә завод хезмәткәрләре өчен шикәр диабетының профилактикасы һәм иртә диагностикасы мәсьәләләре буенча әңгәмә уздырылды. Шулай ук Үзәкнең табиблары шикәр диабеты һәм симерү буенча риск факторларын  белүгә хезмәткәрләр арасында тикшерү үткәрделәр.

Бүген Балык Бистәсе районында Татарстан  Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган үзәк район хастаханәләренең баш табиблары өчен «Халыкның үлем санын киметүгә һәм яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән РҮХ эшләрен оештыру» темасына киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Альберт улы Осипов уздырды. Киңәшмә барышында ул сәламәтлек саклау алдында баскан бурычларны һәм аларны чишү юлларын тавышландырды. Төп игътибарны конференциянең катнашучылары диспансерлаштыру, онкологик әсәрү, табиб кадрларын тарту мәсьәләләренә бирәләр.

РФдә подагра белән авыручылар саны соңгы ун еллыклар эчендә берничә тапкыр артты, һәм өзлексез үсүен дәвам итә. Бу авыруның үзәнчәлеге – буыннарның зарарлануыннан башка пациентларда артериаль гипертония (36–41% очракларда), метаболик синдром (72%), симерү һәм дислипидемия очрыйлар. Подагра белән авыручыларның иң зур күпчелеге (2/3 якын) атеросклерозга бәйләнешле йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үләләр.

Бүген республикада Бөтендөнья сәламәтлек көне чикләрендә «Сәламәт бул» акциясе  башланды. 2016 елда 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты мәсьәләсенә багышлана һәм «Диабетны җиңәбез» девизы астында уза. Шулай, бүген Әлки РҮХнең хезмәткәрләре белән «Диабетка ТУКТА әйт» акциясе уздырылды. Волонтерлар шикәр диабеты турында белем дәрәҗәсен ачыклау буенча район халкының анкеталавын уздырдылар һәм диабетның профилактикасы турында белешмәлекләр тараттылар. Акциядә 10 волонтер, ә анкеталауда 60 кеше катнашты. Исегезгә төшерәбез, акция социаль челтәрләрдә хәбәр итү белән озатыла, аерым алганда инстаграммда #БудьздоровТатарстан һәм #Будьздоров хештегы астында. 

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында хезмәткәрләр өчен семинар уза. «Сөйләшүләр уздыручы: коммуникацион идарә итүнең техникасы һәм практикасы» дигән дәүләт сертификацион бизнес-курсын профессор Игорь Станислав улы Попович уздыра. И.С. Попович доктор һәм пациент  арасында уңайлы коммуникацияләр, аралашу куркынычсызлыгының чикләрен ничек төзергә,  һөнәри аралашуның осталыкларын ничек формалаштырырга һ.б. турында сөйләде.

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда «Сәламәтлек көненә» туры китерелгән чаралар чикләрендә артериаль кан басымын үлчәү оештырылды һәм гипертония авыруын һәм шикәрле диабетны профилактикалау буенча пациентларга мәгълүматый материалны тарату белән аңлату эше  уздырылды. Шулай ук табиб-эндокринолог булган кешеләрне шикәрле диабетның риск факторлары, башлангыч клиник билгеләре белән һәм бу авыруның профилакатикасы алымнары белән таныштырды.  Сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре «Волонтерлар медиклар» җәмәгать берләшмәсенең вәкилләре һәм Казан медицина көллиятенең укучылары белән бергә Казан шәһ. югары уку йортларының студентларын анкеталауны Сәламәтлек үзәгенә консультацияләргә чакыру белән уздырдылар.Чаралар дәвам итә, бөтен теләүче кешеләрне диспансерлаштыруга чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International