ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында табиблар-эндокринологлар катнашуында һәм  бу эшкә волонтёрларны тарту белән  чаралар уздырыла. 6 апрельдән башлап 8нә кадәр 9.00 башлап 14.00 сәг. кадәр бөтен сырхауханәләрдә «ачык ишекләр көннәре» узалар. Анда республика халкына диспансеризация һәм сәламәтлек үзәкләренә бару мөмкинлеге турында искә төшерәләр; 7 апрельдә 10.00 сәг. шикәрле диабет белән авыручылар өчен мәктәпләр булачак; тематик «түгәрәк өстәлләрне», лекцияләрне, әңгәмәләрне, семинарларны үткәрү, халыкны анкеталау планлаштырылган.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты мәсьәләсенә багышлана һәм «Диабетны җиңәбез» девизы астында узачак. БССО экспертлары мәгълүматлары буенча, шикәр диабеты (ШД) эпидемиясе күп илләрдә бик тиз үсә. ШД таралганлыгының тиз темп белән үсешенә халыкның картаюы һәм балансланмаган ашау (чипслар, фастфуд, газланган татлы эчемлекләр), зарарлы гадәтләр, җитәрлек булмаган физик йөкләнешләр, үскән стресс шартлары белән билгеләнгән яшәү рәвеше ярдәм итәләр.  Россия ССМның «ДФТМПҮ (ГНИЦПМ)» ФДБОсы Росяшьләре «Роспатриотүзәге» ФДБОсы һәм «Волонтерлар-медиклар» Җәмәгать берләшмәсе белән бергәләшеп Бөтедөнья сәламәтлек көнен уздыруның дөнья практикасына булышлык күрсәтергә һәм риск факторы һәм ШД профилактикасы чаралары турында халыкка хәбәр итүнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән «Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен оештырырга тәкъдим ителде. Акция уздыру инициативасына  булышлык күрсәтеп, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2016 елның 6–8 апрелендә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында табиблар-эндокринологлар катнашулары белән һәм урынлы үзидарә органнарын һәм масса-күләм чараларын, шулай ук волонтёрларны ( Казан шәһ.  – «Волонтерлар-медиклар» ҖБ) бу эшкә тартып чаралар оештыра. Шул санда:  «ачык ишекләр көннәрен»; күп кеше катнашкан спорт күнегүләрен; флешмобларны; ТР сәламәтлек үзәкләренә килүчеләрне һәм аның пациентларын шикәр диабеты һәм симереп китү буенча белемнәрен тикшерүне (волонтёрлар-медиклар уздыра); шикәр диабеты белән авыручылар өчен «мәктәпләрне»; Татарстан Республикасы сәламәтлек үзәкләрендә комплекслы тикшерүне; тематик «түгәрәк өстәлләрне», лекцияләрне, әңгәмәләрне, семинарларны; теле-радиочыгышларны; матбугатта тематик мәсьәләләрне яктыртуны; тематик информацион-күрсәтмә матералларны халык арасында таратуны уздыру күздә тотыла.

Тиешле санитар-эпидемиологик тәртипне тәэмин итү өчен КБМҮдә махсус җиһаз һәм тукыма әйберләре сатып алындылар.  Персонал, элек санитаркалар, хәзер клинерлар чиләксез җыештыру алымына өйрәнүне уздылар.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә» 1 апрельдән «Рациональ ашау – сәламәтлек дәлиле» дигән айлык башланды. Аның чикләрендә  төрле профиль табиблары-белгечләре катнашулары белән консультатив һәм белем бирү чараларын (лекцияләр, семинарлар, акцияләр, тренинглар) уздырырга планлаштырыла. Бу чаралар сәламәт яшәү рәвешендә ихтыяҗны тәрбияләүгә,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, үзеңнең сәламәтлегеңә җаваплылыкны һәм сакчыл мөнәсәбәтне төзүгә, үз организм, файдалы һәм зыянлы гадәтләр, ашау һәм көн тәртибенең мөһимлеге турында белемнәрне беркетергә юнәлтелгәннәр.

«Казан медицина көллияте» ДАҺББОда Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының чыгарылыш группалары студентлары арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс ике этапта булды: I этап – теоретик белемнәр, гамәли күнекмәләр һәм осталыклар дәрәҗәсен бәяләү; II этап – иҗади потенциалны бәяләү. Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының 9 студенты катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Екатерина Каляканова («Буа медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО) алды, II урынны – Талия Шангәрәева ( «Яр Чаллы медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО) һәм Николай Шолгин ( «Түбән Кама медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО), III урынны –  Сабирова Язилә («Алабуга медицина көллияте» ТР УҺББ ДАББО »).  

Булачак белгечләр белән очрашу нәтиҗәләре буенча медицина оешмасының җитәкчесе 13 укуны тәмамлаучы белән алдан килешүгә иреште, шулай ук «Менделеевск РҮХ» ДАССОна алдагы эшкә урнашу белән ике яшь белгеч белән интернатурада максатлы укыту өчен контрактлар төзелде.

Минзәлә муниципаль районы халкына онкологик ярдәмнең ала алырлыгын камилләштерү максатларында, шулай ук онкологик авырулар белән көрәшү елының чикләрендә «Табиб пациентка» принципы буенча районның авыл бистәләрендә табиб-онкологларның консультатив кабул итүләрен уздыру турында карар кабул ителде. Халыкны консультатив кабул итүләр белән тулысынча урап алу өчен Минзәлә районы буенча 8 юнәлеш билгеләнде. Шушы көннәрдә Югары Тәкермән авыл бистәсенә беренче чыгулар оештырылдылар. Консультатив кабул итүне м.ф.к., «Минзәлә РҮХ» ДАССОның табиб-онкологы Олег Коновнин үткәрде. Табиб-онколог 34 пациентны кабул итте, ятучы пациентларга өйләренә кереп чыкты. Күренә торган локализация шешләренең  2 очрагы ачыкланды, пациентлар алдагы тикшерүгә җибәрелделәр.

ТР Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе В.Р. Рахимова билгели: шундый очрашулар, кайда белгечләр тәҗрибәләре белән уртаклаша, мәгълүмат белән бүлешә, яңа технологияләр һәм препаратлар белән таныша алалар, бик кирәк.

Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССО дигән Республика медицина реабилитациясе үзәгенә эчке һәм тышкы аудит белән медицина белгечләренең Европа союзының (UEMS – PRM Section) реабилитология секциясенең генераль сәркатибе, Умбриянең реабилитация бүлеге җитәкчесе, Фолиньо неврология һәм реабилитация җитәкчесе профессор Мауро Замполини (Италия) башлыгында делегация килеп китте. Аудит составында РФ ССМ медицина реабилитациясе буенча баш белгеч Г.Е. Иванова (Мәскәү), доцент А.Ю.Суворов (Мәскәү), ТР ССМ медицина реабилитациясе буенча баш белгеч  Р.А.Бодрова, ТР ССМ  баш белгече ангионеврологы Д.Р.Хәсәнова булдылар.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International