ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

«Бөгелмә РҮХ» ДАССОның җирлегендә Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларының мобилизацияләү эше һәм гражданнар оборонасы буенча белгечләр белән дәрес узды. Доклад белән «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы И.Р.Измайлов чыгыш ясады. Дәрескә ТР ССМ икенче бүлек башлыгы вазыйфасын башкаручы С.В. Усов, Баулы, Урыссу, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Алабуга, Тукай, Актаныш, Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләреннән белгечләр чакырылды.

«РМПҮ» ДАССОның халыкны гигиена буенча тәрбияләү бүлегендә Казан шәһәренең һәм ТР районнарының ДПОларында профилактика эшен оештыручылар өчен методик семинар узды. «Табигый-чыганаклы һәм сезонлы авыруларны профилактикалау» темасы буенча презентацияләү белән Локоткова А.И, м.ф.к., КДМАның эпидемиология кафедрасы доценты чыгыш ясады, ул үз чыгышында ТРда табигый- чыганаклы йогышлар буенча эпидемиологик шартларны җентекләп бәяләде.

ТРда иң еш очрый торган табигый- чыганаклы авырулар арасында талпан энцефалиты, талпан боррелиозы һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк торалар. Шушы авырулар өчен язгы-көзге сезонлык үзәнчәлекле. Иң зур рискка эшчәнлекләре урманда, табигатьтә, бакча җирләрендә булу белән бәйле шәхесләр дучар ителәләр. Презентациядә лектор шундый авыруларны профилактикалау һәм кисәтү чараларын җентекләп күрсәтте.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов Азино микрорайонында урнашкан «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның балалар сырхауханәсе филиалына, шулай ук ТР ССМның Республика кан үзәгенең төзелә торган яңа бинасына эш визиты белән килеп китте. Яңа бинаның ачылуы 2014 елның 14 маенда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашуы белән булачак. Республика кан үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР ССМның Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев аны төзелеш барышы белән таныштырдылар. А.З.Фәррахов төзүнең югары тизлеген билгеләде, һәм яңа бинаны эксплуатацияләүгә кертү Татарстан Республикасында хәзерге заман кан хезмәтен оештырырга рөхсәт итәчәк, донорлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар барлыкка китерәчәк дип ныклы ышаныч белдерде.

БРКХнә А.З.Фәрраховны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, БРКХнең баш табибы урынбасары Л.И. Басанова,  БРКХнең баш шәфкать туташы Погуляй Н.А. озатып бардылар. Шул да игътибар итәрлек: очрашуда шул сырхауханәне төзү эшләрен оештырган төзүчеләр катнашты. Визит барышында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары травматологик бүлегендә, психологик ярдәм күрсәтү бүлегендә, авыр тормыш шартларына эләккән балаларны һәм яшүсмерләрне иҗтимагый адаптацияләү бүлегендә булды, участок педиатрларының эшләре белән танышты, кадрлар сәясәте белән кызыксынды.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына апрельдә чираттагы йогышсызландыруга Зәй, Биектау, Яңа Чишмә, Кукмара, Чирмешән, Лаеш, Питрәч районнарының бала табу йортлары һәм бүлекләре һәм Казанның ике бала табу йорты: «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССО һәм «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОның 2 нче номерлы бала табу йорты – ябылалар дип хәбәр итә (даталар таблицасы теркәлә).


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда «Ашказанының яман шешен дәвалауда мультидисциплинар караш» дигән регионара конференция булды.Конференциядә ашказанының яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерелде.

2014 елның 14 апреленнән башлап 18 апреленә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1379 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 378 кеше, кабаттан баручылар – 1001 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1379 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1379 литр.

Спасс ҮРХ һәм КДАТУда Донор көннәре уздырылды, анда 178 донор катнашты. Шулай ук милли Донор көненә багышланган акция уздырылды, анда донорлар саны 87 кеше ташкил итте.


18
апрель, 2014 ел
җомга

Бөтен Россия буенча 20 апрельдә билгеләнә торган Милли донор көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәрендә донор акциясе узды. Бу көнне 87 кеше донор булды, кан банкы 35 литрдан артык донор каны белән тутырылды. Акциянең һәр катнашучысына беренче донация турында исемле таныклыклар, Милли донор көнне белән котлый торган ачык хатлар  һәм истәлекле значоклар һәм бүләкләр бирелделәр.

РКХ табиблары Санкт-Петербургның В. А. Алмазов исемендәге Федераль үзәгенең белгече, м.ф.д. Михайлов Е.Н. белән бергә «Джонсон һәм Джонсон», Биосенс Вебстер компанияләренең ярдәмендә йорәк ритмлары бозылуларның төрле сылтаулары буенча тыкшынуларның аз инвазив алымнары ярдәмендә йорәкләрдә 4 операция уздырдылар.

Уздырган операцияләрнең спецификасы аз инвазив югары технологияле ярдәмне куллануда гыйбәрәт булды. Операцияләр ультратавышлы тикшерү белән өчкә бүленә торган навигацион нефлюороскопик система Carto 3 ярдәмендә уздырылды.

Медшәһәрчегендә масштаблы реконструкцияләү вакытына хатын-кызлар консультациясенә һәм гаиләне планлаштыру үзәгенә прописканы алмаштырырга туры килде. Хәзер бүлекләр Балалар диагностик үзәгенең бинасында, пос. ГЭС, 8/14 адресы буенча сыенып торалар. Ләкин күчү иң якын вакытка планлаштырылды. Хәзер 9/23 номерлы туган бинада табиблар кабул итү кабинетлары, процедура бүлмәләре, тикшерү кабинетлары урнашачак ике катның косметик ремонты тәмамлана. Күчү май бәйрәмнәренә планлаштырыла. Шул вакытта 8/14 бинада гадәттән тыш хәл очракларына дежур табибның кабул итүе оештырылачак. Медшәһәрчегендә хатын-кызлар консультациясенең яхшы сыйфатлы эше 12 майда башланачак. Артыннан гаиләне планлаштыру үзәгенең дә күчүе күздә тотыла. 9/23 бинадагы регистратураның телефон номеры: (8552)51-88-66.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Шимбә көн 19 апрельдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында «Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын карагыз. Программаның төп темасы бавыр авыруларын профилактикалауга, аерым алганда алкоголь һәм дару гепатитына багышлана. Бавырның эшләве, риск факторлары һәм даруларны тикшерүсез эчү нәтиҗәләре турында нәрсә белергә кирәк. Бавырны диагностикалауның үзәнчелеге нәрсәдә һәм бавырның функцияләрен ни кадәр еш тикшергә кирәк. Программада 7нче номерлы ШКХ әйдәүче белгечләренең аңлатмалары һәм интервьюлары. Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 19 апрельдә 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасының махсус чыгарылышында  карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International