ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 21 апреленнән башлап 25 апрельгә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1454 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 428 кеше, кабаттан баручылар – 1026 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1454 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1454 литр.

КДМУда һәм КАИда Донор көннәре уздырылды, анда 216 донор катнашты.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм барлык медицина берләшмәсе башкаланы яшелләндерүгә үз өлешен кертте: Республика клиника хастаханәсе территориясендә Сәламәтлек саклау министрлыгының каен аллеясы барлыкка килде. Исегезгә төшерәбез, бүген Республикада Урманнар утырту көне билгеләнеп үтелә, шулай ук һәр җирдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үтте.
Шимбә өмәсе чикләрендә РКХдә министрлык вәкилләре һәм табиблар территорияне коры үләннәрдән һәм былтыргы яфраклардан чистартып кына калмадылар, каен үсентеләре дә утырттылар. Актив эш саф һавадагы төшке аш белән тәмамланды – кыр ашлары оештырылган иде.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин сүзләренә караганда, агачлар утырту дигән гүзәл гореф-гадәт киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Үткән елда шундый ук аллея 7нче Шәһәр клиника хастаханәсе территориясендә утыртылды

Яр Чаллы шәһ. АМЯХнең хезмәткәрләре кешеләргә батырларча хезмәт иткән хезмәттәшләр, бөтен гомерләрен табиб эшенә багышлаган табиб-тылсымчылар турындагы хәтерне мәңгеләштерергә уйладылар.

«АМЯХ» ТР ДАССО җирлегендә ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-кардиологы А.С. Галявич катнашуында «Stent for life» –  тарих, актуальлек, тормышка ашыру» исемле түгәрәк өстәл булды. «Stent for life» проектының максаты – көчле коронар синдромлы кардиология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү.

Быел 20 апрельдә билгеләнеп үтелүче Милли кан доноры көне, Кан хезмәтенең иң эре масштаблы традицион чараларының берсенә – «АвтоМотоДонор» федераль акциясенә старт бирде. 2014 елның 30 апреленә кадәр бу вакыйга кан донорлыгы проблемасына салкын карамаган бөтен юл хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерәчәк.
2014 елның 30 апрелендә Казан шәһәрендә ЮХИДИ территориясендә ТР ССМ Республика кан үзәгенең кан хәзерләү мобиль комплексын куллану белән «АвтоМотоДонор» исемле донор акциясе булачак. ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бар теләгән кешеләр кемгә бик кирәк, шулар файдасына канны үз теләкләре белән бирәчәкләр. Акциянең максаты – кан донорлыгына күбрәк кешене чакыру, җибәрү өчен куркынычсыз кан һәм аны компонентлары кирәклеген аңлауны арттыру, ирекле кан донорларының республиканың сәламәтлек саклавына иң мөһим кертемнәрен билгеләү, кан җибәрүне мөмкин итүчеләргә рәхмәт әйтү һәм хөрмәт белдерү.

Әгәр тире капламында кадалган талпан табылса, аны әкрен генә, иң яхшысы перчаткалы куллар белән пинцет ярдәмендә алырга, һәм бора-бора чыгарырга кирәк. Яраны юып, кулларны сабын белән юарга кирәк. Талпанны йогышлы авыруны тудыручы булу-булмауга лабораториядә тикшерергә мөмкин. Шулай ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул профилактика чараларын үткәрергә кирәклекне билгеләячәк. Бер ай дәвамында үз сәламәтлегеңнең торышын игътибар белән күзәтергә һәм, иң әүвәле, тән температурасына игътибар итәргә кирәк.

Хәйрияле эшчәнлек сораулары буенча республика киңәшмәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан җирле бүлеге белән бергә Бөек Җиңү юбилеена әзерләнү чикләрендә «Кадерле ветераныбыз» дигән иҗтимагый-гуманитар проектны тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция үткәрде. Утырыш ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова рәислеге астында үтте.

Республика клиник хастаханәсе ФБССОның микробиологлары да, Казан дәүләт ветеринария академиясенең микробиология кафедрасы да беренче мәртәбә катнашкан ТР микробиологлары өчен булган фәнни-гамәли конференция оештырды.

Конференциянең  «Көчле эчәк йогышлары (КЭЙ) вакытында хәзерге заман лаборатория диагностикасы» дигән төп темасы буенча доклад белән м.ф.д., профессор, Л.Пастер исемендәге ФТИның эчке йогышлар лабораториясе мөдире, Санкт-Петербург шәһәренең баш бактериологы  Кафтырева Л.А. чыгыш ясады.

Авыл халкының махсуслаштырылган медицина ярдәмен ала алырлыгын камилләштерү һәм күтәрү максатында Югары Ослан РҮХнең Макула табиб амбулаториясендә тар белгечләр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкын кабул итүне оештырды. Пациентларны кабул итүне республика сәламәтлек саклау оешмаларының белгечләре: онколог-маммолог, кардиолог, офтальмолог һәм РҮХнең белгечләре: эндокринолог, стоматолог, ультратавыш диагностикасының (УТД) табибы, педиатр һәм терапевт уздырдылар.


25
апрель, 2014 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Программаның төп темасы сезонлы табигый-учаг авыруларын: талпан энцефалитын һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне кисәтүгә багышланган. Белгечләр бу авыруларны профилактикалау чаралары турында киңәшләр бирерләр. «Сәламәтлек саклавы бүген» дигән бүлектә сыйфат буенча узган конференциянең сюжетлары һәм РКДҮнә ТР Президентының визиты тәкъдим ителгән.

              Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 26 апрельдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International