ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

КДМУда нейрофәннәр өлкәсендә көнүзәк проблемаларны өйрәнүгә багышланган инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыру тәмамланды - «Молекуляр физиологиядән башлап патологиягә, клиникага һәм дәвалауга кадәр сәламәт һәм авыру ми». Бу программаны тормышка ашыру «Алгарыш» ТР Хөкүмәте грантының булышуы ярдәмендә мөмкин булды.


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 28 апреленнән башлап 30апреленә кадәр кан һәм кан компонентларының донорлары саны 778 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 205 кеше, кабаттан баручылар – 573 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 778 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 778 литр. Донор көннәре Туполев исемендәге КБда һәм КФТРЭИда (КНИИРЭ), 224 донор катнашуы белән  ГИБДДда «Автомотодонор» акциясе (эшнең күчмә формасы) уздырылдылар.

Җиңү бәйрәме алдыннан «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОсында сугыш гамәлләрендә  катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар хәтеренә багышланган тантаналы чаралар үттеләр

Күрсәткән хезмәте һәм ведомствоара тәэсир итешүне оештырганы, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыруда Россия ГТХМынаәһәмиятле ярдәм күрсәткәне өчен Россия ГТХМының күкрәк билгесе белән «Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасының идарә итүнең автоматлаштырылган системалары бүлегенең электрон-хисаплау һәм исәпләү машиналары операторы Ирина Николай кызы Баранова бүләкләнде.

Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен безнең күбебезне кайгыртучан куллары белән дөньяга китерергә ярдәм иткән кешеләр билгеләп үтәләр. Инде егерме елдан артык рәттән 5нче май Халыкара акушерлар көне булып санала. Бәйрәм идеясын 1987нче елда Нидерландыда конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итте. Рәсми бәйрәм статусын бу көн 1992нче елда гына алды. Бүген ул илледән артык илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләнеп үтелә.

 
«Татар-информ» МА
Аларны бер нәрсә берләштерә: бер тапкыр һәм гомер-гомергә сайланган яраткан эшләренә – кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүгә, үзләрен аямыйча, ихластан бирелү. Аларның мөлаем йөрәкләрен ТР ССМ ӘМРның Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган, һөнәри бәйрәмгә, Шәфкать туташлары көненә, багышланган «Мисс Шәфкатьлелек-2014» бәйгесе берләштерде. Һәм тагын аларны почетлы беренче урын пьедесталы берләштерде. Ләкин алар төрле. Һәм таң калырлык.

2
май, 2014 ел
җомга

Казанда 2014 елда ТР дәүләт сәламәтлек саклауның оешмаларына эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр һәм клиник-лаборатор диагностикалау табиблары тарафыннан ТР Хөкүмәтенең грантларын алуга беренче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия 17 табибның конкурс мәгълүматларын тикшерде. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 11 табибка, шул исәптән бер табибка – медицина фәннәре кандидатына, торак шартларын яхшыртырга грантлы булышуны бирү турында карар кабул ителде.

Бүген 14 майда ачыла торган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика кан үзәгенең яңа бинасы территориясендә «Тормышны коткару өчен!» дигән сакура аллеясын тантаналы салу булды. Сакура аллеясы безнең җирне азат иткән һәм безгә тынычлык һәм чиста күк бүләк иткән Каһарманнарның бөеклеге һәм батырлыгы турында һәм кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен кан бирүче бүгенге көн Каһарманнарының батырлыгы турында сүнми торган хәтернең символы булачак.

Агачлар утыртуда Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов, ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Р.Г.Тураев, кан үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар. Шулай ук агач утыртуда православие һәм мөселман руханиларының вәкилләре – Отец Роман (Модин) һәм «Өмет» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт, «Генерирующая компания» ААҖнең Генераль директоры Р.М.Хаҗиев, «Татарстан Республикасы күперләре» ААҖнең Генераль директоры Р.С. Мухьянов һәм генераль подрядчының һәм йорт салучының вәкилләре катнаштылар.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 14 маенда Россиянең иң борынгы медицина ЮУЙ – Казан дәүләт медицина университеты 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 12 майдан башлап 15 майга кадәрге чорда бу датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Медикларны, торак мәсьәләсен чишәргә булышып, башка районнардан тарталар. Акчалата ярдәмнәр, ташламалар һәм балалар туган өчен бурычның бер өлешен исәптән чыгаруны вәгьдә итәләр.

700 диярлек табиб – республиканың бөтен хастаханәләренә нәкъ шулкадәр белгеч кирәк. Табибларның күбесе инде пенсия яшендә, яшьләрнең кайберсе зур хезмәт хакына хосусый клиникаларга китәләр. Аеруча көчле җитмәү гомуми практика табиблары арасында сизелә. Кайбер терапевтларга икешәр участок алып барырга туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International