ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2014 ел
җомга

Төркиянең Сиде шәһ. (Анталья) ял иткәндә Казан шәһәрененең ике яшәүчесе зыян күрде: баггида йөрү выкытында тормоз системасы эшләми башлаган һәм алар 10-метрлы биеклектән егылып төшкәннәр. Икесе дә ANADOLU HASTANESI Side госпиталенә китерелде.

1967 елда туган зыян күрүченең хәле стабиль авыр, уртача авырлык дәрәҗәсенә якынрак дип билгеләнә. Анда ачык баш миенә бәйле травма, ике яклы пневмоторакс, үпкә ярылуы барлыкка килде, операция уздырылды. Хәзер уңай динамика күзәтелә, пациент аңында, үзе сулый. Дәвалау-диагностикалау чараларының бөтен кирәкле комплексы уздырыла. Пациентның хәленә карап, Казанга күчерү 5 көн узгач кына мөмкин булачак.

2003 елда туган зыян күрүченең күп санлы сыдырылулары булган.
Пациент БРКХнә күчерелде, анда тикшерелде һәм канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республика клиника хастаханәсенең администрациясе стационар дәвалауда булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлады. РКХ баш табибының беренче урынбасары М.М. Миңнуллин республика клиника хастаханәсенең бөтен бүлекләрендә аларга ярдәм һәрвакыт вакытында һәм  оператив күрсәтелсен өчен  ветераннарга һәръяктан квалификацияле  медицина ярдәмен күрсәтүнең кирәклеге  турында ассызыклап әйтте. "Без үзебезнең бөтен белемебезне һәм тырышлыгыбызны Сезнең сәламәтлегегез һәм озын гомерегез өчен кулланырбыз" – дип билгеләде ул.

ТР медицина оешмаларында ветераннар өчен нинди шартлар тудырылуы турында Светлана Салманованың "Татарстан" ДТРКындагы сюжетында
.

Эш визиты белән Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматый технологияләр департаменты директоры урынбасары Роман Сафронов килеп китте. ТР ЭСС БДМС бердәм медицина мәгълүматый системасын кертү буенча эшләрнең барышын федераль кунакка "Балалар республика клиника хастаханәсе" ДАССОсының "Азино" сырхауханәсе җирлегендә күрсәттеләр. Эшләрнең Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләренә туры китереп үтәлүләре, электрон табибка кабул итүгә язылу һәм пациентларның электрон медицина карталарын алып бару өлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү турында билгеләнеп үтелде. Үрнәк өчен, «Азино» сырхауханәсендә пациентларның 93,5%ы табибка алдан язылу буенча киләләр, ә тар белгечлекләр табибларына электрон язылуларның өлеше 100%ка җитте. Роман Сафронов эш темпын түбәнәйтмәскә һәм федераль юл карталарын башкаруны дәвам иттерергә кушты.
Кунак шулай ук "Регионара клиника-диагностика үзәге" ДАССОсына килеп китте.

Тагын бер кат искә төшерер өчен очраштылар…
Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бәйрәм чарасы - Республика ветеран-медикларының очрашуы оештырылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов катнаштылар, ТР сәламәтлек саклау эшчеләренең профсоюзы рәисе Г.Р. Хөснетдинова, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У.Әхмәтов, Татарстан Министрлык Ветераннар советы рәисе Н.С. Садыков.

Паркта, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы-медикларга куелган һәйкәл янында Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар үтте. Сугыш елларындагы җырлар яңгырады, һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы чорындагы сугыш формасыннан почетлы каравыл торды. Чәчәкләр куюның гадәттәге церемониясе булды. Ветераннар, Казан ДМУының хезмәткәрләре һәм студентлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп, Бөек Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган митингта катнаштылар.

Медицина фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказан табибы, югары квалификацион категорияле табиб, «2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның неврология бүлеге мөдире Әхмәдуллина Дүсинә Шамил кызы «Ватан сәламәтлек саклавы алдында күрсәткән хезмәт өчен медаль» белән бүләкләнде.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпитале» ДАССОдаБөек Ватан сугышында Җиңүнең 69нчы еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Стационар дәвалауда булган катнашучыларны, ветераннарны, ветераннарның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасының Ветераннар советы рәисе Юлашев Әхәт Гайнулла улы һәм пенсионерларның Республика иҗтимагый оешмасының рәисе урынбасары Вайнер Ефим Михаил улы тәбрик итәргә килделәр.

«ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның коллективы тирән кайгы белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау ветераны, КДМА нур диагностикасы кафедрасының профессоры, медицина фәннәре докторы  Гыйлаҗетдинов Илдар Абдулла улының үлүе турында хәбәр итә. 1969 елдан диспансерда эшләп И.А.Гыйлаҗетдинов үзенең зур сәләтен һәм профессиональлеген вөҗданлы эшкә – халыкның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга –  багышлады. Нәтиҗәле эше өчен ул СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты дигән исемнәргә лаек булды. РФ Онкологлар ассоциациясенең «Һөнәргә тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән. И.А.Гыйлаҗетдинов турында истәлекне  бөтен аны белгән кешеләр саклаячаклар. Тирән үкенәбез, аның туганнарының һәм якын кешеләренең кайгыларын уртаклашабыз.

6
май, 2014 ел
сишәмбе

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

Казан шәһ. «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин «Җитәкчегә ярдәм өчен: төзелеш, реконструкция, ремонт» дигән лекция укыды. Лекция Казан дәүләт медицина университетының «Сәламәтлек саклауда менеджмент» кафедрасы белән (кафедра мөдире – А.Ю. Вафин) уздырылган сертификацияләү циклының чикләрендә булды. Лекция башланганчы А.Ю. Вафин Ашыгыч медицина үзәгенең стратегик бүлекләрен күрсәтте. Министр кабул итү-диагностика бүлеге эшенең принциплары (пациентлар хәрәкәтенең логистикасы) турында сөйләде. Курсантлар диагнозны тиз кую өчен кирәкле булган диагностик кабинетларны, шулай ук кан тамырлары профиленең пациентларына ашыгыч хирургия ярдәмен күрсәтү өчен ангиографик операция бүлмәсен күрделәр. Төп бүлекчәләрнең берсе – операция бүлегенең мөмкинлекләре күрсәтелде. Курсантлар анестезиология һәм реанимация бүлегенең эше белән таныштылар, вертолет мәйданчыгын, сервис үзәген, клиниканың баш табибы М.Н. Садыйков инициативасы буенча оештырылган православие һәм мөселман гыйбадәт кылу бүлмәләрен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International