Татарстанда җан башына уртача дарулар куллану арткан. Республиканың бер яшәүчесенә 2013 елда кулланылган даруларның суммасы 5687 сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР фармацевтика хезмәтенең 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Җан башына уртача дарулар куллануның үсеше ТРның Норлат, Балтач, Бөгелмә, Әлмәт, Чүпрәле һәм Зəй районнарында, шулай ук Казанда билгеләнгән. Әлмәттәге һәм Татарстан башкаласындагы күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.
Шул чакта 9 районда (Биектау, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Кукмара һәм Аксубайда) 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2гә – 12 проценттан артыкка кимегән. Ә даруларны иң аз куллану республиканың Тукай, Югары Ослан, Аксубай, Биектау һәм Кайбыч районнарында билгеләнгән.
Шуның белән бергә Ф.Яркәева, җан башына уртача дару чараларын куллану авырулар санының артуын өлешчә генә күрсәтә дип билгеләде. «Дару чараларын куллану – бу фармацевтика базары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без даруларны куллану дәрәҗәсе буенча Европаның уртача күрсәткечләренә кадәр җиткермибез әле, аерым илләрдә ул югарырак», - дип билгеләде ул.
Норлат муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмасының 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм башланган елның мәсьәләләре буенча медицина советының утырышы ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин катнашуында узды.
Сәламәтлек саклау нәтиҗәлелеге, билгеле булганча, күрсәтә торган медицина ярдәменең вакытлылыгы, сыйфаты һәм ала алырлыгы кебек күрсәткечләр белән билгеләнә. Бу дәлилләр район халкының сәламәтлеген саклау өчен дәүләт мөһимлегендәге нигез булып торучы документларны үтәү буенча Норлат сәламәтлек саклавының бер максатка юнәлгән эшчәнлеге җирлегендә яталар.
28 февральдә «Чирмешән РҮХ» ДССО җирлегендә Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча республика штабының һәм Үле туганнар саны буенча республика советының күчмә утырышы булды. Утырышны ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы Е.Г. Игнашина уздырды. Киңәшмәдә Штаб һәм Совет әгъзалары, шул исәптән ТР ССМ аппаратының хезмәткәрләре, ТР ССМ баш штаттан тыш белгечләре, КДМУ һәм КДМАның профессор-укытучылар составы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның клиник-эксперт хезмәтенең һәм «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССОның җитәкчеләре катнаштылар. Утырышта 55 кеше, шул исәптән баш табиблар, акушерлык һәм педиатрия буенча урынбасарлар, район педиатрлары һәм акушер-гинекологлары, тыңланылучы районнарның табиблары булды. Көн тәртибендә Чирмешән, Әлмәт, Норлат, Әлкәй, Аксубай районнарының йөкле, бала табучы хатыннарына һәм яңа туган балаларына медицина ярдәмен оештыру мәсьәләсе торды. Күчмә утырышның нәтиҗәләре буенча оештыру карарлары кабул ителәчәк.
6 мартта язгы һәм якты бәйрәм – халыкара хатын-кызлар көне алдында Татарстан Республикасының иң матур кызлары – «Мисс Татарстан» студиясенең модельләре донорлар акциясендә катнашачаклар. Акцияне оештыручылар – ТР ССМ Республика кан үзәге һәм «Мисс Татарстан» конкурсының дирекциясе. «Мисс Татарстан» оешмасының президенты Изольда Сахарова акциядә катнашырга дигән тәкъдимгә әзерлек белән җавап бирде һәм донорлар хәрәкәтен хуплау инициативасы белән чыкты.
Бөтен теләгән кешеләр бу акциягә кушыла алалар. Мәҗбүри таләп – үзегездә паспорт булырга тиеш. Искә төшерәбез, донациягә кадәр 48 сәгать эчендә исерткечләр, майлы, ачы ашамлыклар ашарга ярамый, кан бирү көнендә җинел иртәнге аш ашарга кинәш ителә.
Сезне ТР ССМ Республика кан үзәгендә Себер тракты ур., 33 адрес буенча 8.00 башлап 13.00 сагәтькә кадәр көтәбез. Белешмәләр өчен тел. : 299-00-04Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Йөкле хатын М. бала табарга «Апас РҮХ» ДАССОна керде. Бала тудыру эшчәнлеге тәмамлангач көчле йөрәк-кан тамырларының һәм сулышның җиткелекле булмауларының билгеләре җирлегендә йөрәк туктады. Табиблар бригадасы озакка сузмыйча реанимация чараларының комплексын уздырды, ләкин алар нәтиҗә бирмәделәр һәм үлем билгеләнде. Мәетне патологоанатомик ярып карауның башлангыч нәтиҗәсе үлемнең сәбәбе булып үпкә артериясенең эмболиясе булды дип күрсәтә. Ахыргы диагноз җентекләп гистологик тикшерүне тәмамлагач өч атна узгач куела.
Бала авыр хәлдә туды, беренчел реанимацион ярдәм күрсәтүдән соң оператив тәртиптә реанимобильдә «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның реанимацион бүлегенә күчерелде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуы буенча 2 мартта министрның беренче урынбасары С.А. Осипов җитәкчелегендә комиссия «Апас РҮХ» ДАССОнда үз эшен башлады. Тикшерүләр, шул исәптән хатын-кызның үлүенә китергән өзлегүләрнең барлыкка килүләренең сәбәпләрен җентекләп ачыклау өчен морфологик тикшерүләр, уздыру буенча бөтен кирәкле йөкләмәләр бирелде. Уздырылган һәръяклап тикшерүнең нәтиҗәләре буенча авыр өзлегүле бала табуның шартларында бала табучы хатынга ярдәм күрсәтү буенча медицина персоналының эшләренә бәя биреләчәк, идарә карарлары һәм чаралары кабул ителәчәкләр.2014 елның 1 мартында республиканың Яшел Үзән районында «Бердәм Россия» партиясе Татарстан җирле бүлегенең «Бердәм Россия көне» дигән киң масштаблы акциясе старт алды.
Унбер профильле мәйданчык акциягә туры китерелгән чаралар чикләрендә районның иң актуаль сораулары буенча үз эшен башлады. Сәламәтлек саклау сферасы, Яшел Үзән муниципаль районының 2013 елдагы сәламәтлек саклау эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2014 елга бурычлар турында Васильево шәһ.т.п. Мәдәният һәм иҗат сараенда фикер алыштылар.
7 сәгать эчендә Республика клиник хастаханәсе травматология бүлегенең хирурглары пациентка кул чугын тегеп куйдылар. Бик четерекле операциянең нәтиҗәсендә пациентка кулын «кайтарып» кына калмадылар, ә аның төп функцияләрен төзәттеләр диярлек. Производство травмасы ир кешене инвалид булып калдыра ала иде, ләкин хәзер, операциядән соң ике атна узгач, ул бармакларын селкетә инде. Уникаль операциянең тәфсиллекләре – «Казан» Телерадиокомпаниясе корреспондентының Ольга Морская белешмәсендә.
Ч.У. Мәхмүтов рәислеге астында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның утырышы булды. Утырышта Советның 2013 елгы эшен йомгакладылар һәм 2014 елга эш планын расладылар. Беренче ярты еллыкка сәламәтлек саклау оешмаларына бару һәм ДПОда пациентлар белән очрашу, медицина ЮУЙның һәм колледжының студентлары белән очрашу, Иҗтимагый оешмалар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр кебек чаралар планлаштырылган.
http://www.youtube.com/watch?v=Tu0LcK3dzL8&feature=youtu.be