ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Җиңү көне алдыннан «Сарман РҮХ» ДАССУның баш табибы Галимов Айрат Илдар улы пенсионер-медикларны-тыл ветераннарын, 99 яшьлек Нәбиуллина Әсхия Нуриәхмәт кызын һәм 95 яшьлек Хәсәнова Мәгъинур Мифтахетдиновнаны котлады.

Профком рәисе профиса Кашапова һәм Кама балалар медицина үзәгенең баш акушеркасы Марина Абрамова Ленинград блокадачысы Старкова Нина Антоновна һәм бала чагында бөтен сугышны кичергән Мария Ивановна Молотникова хәлен белеште.

Җиңү көне алдыннан Мамадыш үзәк район хастаханәсе коллективы Мамадыш районының бердәнбер исән сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевна янына килде.

Яшел Үзән медицина көллияте студентлары Яшел Үзән РҮХ ветераннар бүлеге пациентларын Җиңү көне белән котладылар

Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев үзенең коллегаларын – медицина учреждениеләренең элеккеге хезмәткәрләрен – Җиңү бәйрәме белән котлады. Бәйрәм алдыннан ветераннарга бару традициясе инде күп еллар дәвам итә.

Алексей Иванович Писарев Теләче районы Олы Меретяки авылында туган. Аңа 97 яшь, бүген ул стационарда ветераннар палатасында сәламәтлеген ныгыта.

Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Хаев Айдар Рәфгать улы Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Абдуллина Нурфика Абдулла кызы белән күреште.

Татарстан шифаханәләре барлыгы 4 780 млн.сум акча эшләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 29% ка күбрәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шифаханәләре Идел буе федераль округында икенче урында торалар һәм Россиядә җиденче урынга күтәрелделәр.

Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев һәм профком рәисе Лилия Әхмәтҗанова сәламәтлек саклау ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котладылар.

Алабугада һәм районда нибары 5 Бөек Ватан сугышы ветераны калды. 99 яшьлек Лидия Горбунова - аларның берсе. Хәзерге вакытта хөрмәтле хатын-кыз, фронтовик Алабуга үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана. Баш табиб Рамил Сәфәров һәм баш шәфкать туташы Светлана Балобанова хөрмәтле пациент хәлен белеште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International