ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Чистай РҮХ стационары базасында сменага 100 кешегә кадәр кабул итүгә исәпләнгән заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Ул пациентларны кабул итү блогын, критик халәтләр блогын, йогышлы авырулар боксны, шок хәлендәге авырулар залын, процедуралар залын, яраларны бәйләү бүлмәләрен, күзәтү һәм диагностика кабинетларын үз эченә ала. Яңа кабул итү-диагностика бүлеге 24/7 режимында эшләячәк.

Узган 2022 елда Мамадыш районы буенча  диспансерлаштыруны 9700 кеше, ә профилактик тикшерүләр 1200 кеше үтте.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең Спорт медицинасы буенча табиб Нияз Бикчурин Казан радиомеханика көллияте студентларына йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычы факторы буларак гиподинамия турында сөйләде.

Төнге сәгать бер тирәсендә килгән чакыруга фельдшерлар Наталья Карасева һәм Руслан Мәрданов составындагы бригада юл алган. Ике йөрәк өянәген кичергән 70 яшьлек ир-атның йөрәге начарланган.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең травматология бүлеге нейрохирурглары "баш мие шеше"диагнозы куелган 33 яшьлек пациентны коткарган.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе базасында 18 гыйнварда «клиник-Бактериология лабораториясе эшенең актуаль мәсьәләләре» гамәли конференция булды.

Алабуга РҮХнең травматологиясендә заманча артроскоп барлыкка килде. Ул – район хастаханәсендә беренче. Мондый медицина җиһазлары монда булмаган. Бу "Татнефть" гранты ярдәмендә мөмкин булды.

Бүген журналистлар өчен үз ишекләрен Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең иң серле бүлеге ачты, ул Ашыгыч медицина үзәгенең цоколендә урнашкан. Алты катлы яңа корпуста үзәкләштерелгән стерилизация бүлеге эшли.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәге фотографы Диләрә Эстрина «Тере эмоцияләр» номинациясендә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте оештырган «Медиклар эштә» фотоконкурсында җиңү яулады.

Патологоанатом Ләйсән Кольчукова үлем һәм спиртлы эчемлекләр арасындагы турыдан-туры бәйләнешне билгеләп үтә: спиртлы эчемлекләр кеше гомерен кыскарта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International