ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа табиблык амбулаториясен ачтылар. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСCУның диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

«Чистай РҮХ» ДАССУ структур бүлекчәләренең җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары хатын-кызны йөклелекнең 20нче атнасында коткардылар.

11 нче мәктәп укучылары белән ВИЧ һәм СПИД турында Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Юлия Чуданова сөйләште.

"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте хирурглары 83 яшьлек пациентка уңышлы операция уздырды.

Казан дәүләт мәдәният институты студентларына депрессия һәм аннан чыгу юллары турында ТР атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең психотерапевты Гөлфия Гаянова лекция укыды.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татарстан» ДТРК радиосының эфирында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында безнең төбәктә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Лениногорск РҮХнең Тимәш фельдшер-акушерлык пункты иске бина урынына төзелә. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бина Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелә.

Зәйдә "Энергетик" мәдәният йортында медицина советы узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Галина Лысенко, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, РҮХ хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International