ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Татарстанда өлкәннәргә нинди ярдәм күрсәтелә? «Өлкән буын» федераль проектына нәрсә керә? Бу сорауларга бүген «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгында җавап бирделәр. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев гериатрия хезмәтенең оешуы турында сөйләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

30 сентябрьдә РКДҮдә «Йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә ачык, эндоваскуляр һәм гибрид дәвалау технологияләре» дигән Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе булды.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров Мәскәүдә II Халыкара онкологлар һәм радиологлар форумында катнашты.

2-3 октябрьдә Казанда VI  Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» дигән конференция узачак.

Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре эшләгән уйлап табуга патент бирде – 2699963 номерлы «Вак буыннарның травмадан соң контрактураларын дәвалау ысулы» РФ патенты.

Республика клиник хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен һәм «АкБарс Медицина» иминият компаниясенең хезмәткәрләре өчен йөрәк-үпкә реанимациясе буенча өйрәтү тренинглары узды.

ТКҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шавалиев Красноярскта «Медицина оешмасында сыйфат менеджменты системасын эшләү һәм кертү практикасы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Якшәмбе көнне 300 дән артык Түбән Камада яшәүче «Шифалы» шифаханәсеннән Кама Яры буена кадәр сәламәтлек маршруты буенча узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International