Балалар республика клиник хастаханәсенең хирурглары 12 яшьлек пациентка талакка катлаулы операция уздырдылар, ул нәселдән күчкән авырудан – сфероцитоздан интегә.
16 мартта 12: 00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы ярыш узачак.
«Сватков укулары» дигән Халыкара катнашуы белән фәнни-гамәли конференция алдыннан Казанда «Буш сулыш: язны салкын тиюсез һәм ринитсыз каршы алабыз»дигән профилактик акция узды. М. Горький ис. паркка килүчеләргә белгечләр-оториноларингологлар борынны юуның мөһимлеге турында сөйләделәр, ә бу вакытта «Доктор Тедди» дигән буйлы курчак олыларның һәм сабыйларның салкын тиюләрен профилактикалау өчен файдалы чаралар өләште.
Түбән Камада «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшче төркем утырышы узды. Анда ПҮ белән БШХ белгечләре дә катнаштылар.
Түбән Кама Перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсе психологлары коллектив белән эмоциональ янып бетү синдромы белән бәйле мәсьәләләрне җентекләп өйрәнүләрен дәвам итәләр. Моннан тыш, команда булдыруны формалаштыруга да басым ясала. Хәзер тренинглар циклы педиатрия бүлегендә уза.
Республика клиник хастаханәсендә 8 март бәйрәме хөрмәтенә котлаулар һәм чәчәкләр белән акция узды. Клиниканың җитәкчеләре, бүлекләрнең мөдирләре һәм хезмәткәрләре сөйкемле коллектив хатын-кызларын һәм пациенткаларны котладылар.
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Һава торышы сюрпризларына карамастан, бу ял көннәрендә Түбән Кама хастаханәсендә кышкы балык тотарга яратучылар күп булды, алар арасында хәтта хатын-кызлар да бар иде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев акушерлык бүлегенең пациенткаларын беренче язгы бәйрәм белән котлады. Бу атнада сабыйларын имин тапкан әниләргә яңа туган сабыйларның оригиналь метрикалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7965 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1160 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 916 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 35 тапкыр. Бу ЮТҺдә 37 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 79 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6360 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 188.