Белгечләрне тарту өчен Түбән Камада күп нәрсәләр эшләнә. Узган елда 22 хезмәт квартирасы бүлеп бирелде, торак сатып алыр өчен 19 грант сайланды, «Земство табибы» программасы буенча 4 табиб 1 млн сум алды, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң ҮРКПХдә эшли башлыячак 13 максатлы студент илнең югары уку йортларында укый.
«ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның позитрон-эмиссион томография бүлегенең һәм циклотрон-радиохимия комплексының хезмәткәрләре кертү буенча эшләрне тәмамладылар һәм позитрон-эмиссион томография өчен F18- NaF натрий фториды – яңа радиофармацевтик препаратның беренче клиник куллануы уздырылды.
Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин катнашуында ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе хастаханә советының утырышы булды.
«Менделеевск РҮХ» ДАССОда «СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЭШЧЕЛӘРЕ - 2015» дигән фотокаталогның лауреатлар дипломнарын тапшыру церемониясе узды. Югары квалификацион аттестатлар, күпьеллык эш стажы, югары торучы һәм тикшерүче оешмаларның позитив бәяләре һәм бүләкләре булган, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзләрен уңышлы күрсәткән һәм үзенең оешмасы коллективының җәмәгать тормышында катнашучы Менделеевск РҮХнең иң яхшы табиблары лауреатлар булды. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, балалар табиб-хирургы А.Б. Поповка, хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты Е.К. Сәлаховка, кабул итү-диагностика бүлеге мөдире, табиб-уролог Л.М. Минигуловка бүләкләр бирелде.
Гадәттәгечә симпозиумда Россиядән, Европадан, Азиядән һәм БДБ илләреннән торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр катнашачак. Чара программасы торакаль онкохирургиядә хәзерге заман диагностика алымнары буенча, үңәч, трахея хирургиясендә, үпкә трансплантациясендә һ.б. иң яңа эшләр буенча лекция сессияләрен; Татарстан Республикасының әйдәүче медицина үзәкләрендә күрсәтмә операцияләрне; ESTS торакаль хирургларның Россия һәм Европа җәмәгатьчелегенең танылган экспертларыннан Wet lab эксперименталь операция бүлмәсендә мастер-классларны үзенә кертә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясендә тәкъдим ителгән Healthy Nation / «Милләт сәламәтлеге» журналының чираттагы чыгарылышы хәзер электрон юрамада ала аларлык. Номерның темасы – диспансерлаштыру. Фәнни мәкаләләр блогының чикләрендә Россия һәм Татарстан әйдәүче белгечләреннән, аерым алганда, Дәүләт фәнни-тикшеренү профилактик медицина үзәгенең директоры, Россия ССМның профилактик медицина буенча баш белгече Сергей Бойцовтан, Татарстан ССМның баш кардиологы, Россия кардиология җәмгыятенең вице-президенты Альберт Галявичтан һ.б. материаллар бастырып чыгарылдылар. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2015 елның төп вакыйгалары турында Татарстан ССМның башлыгы Адел Вафин сөйләде, шулай ук республиканың әйдәүче клиникаларыннан йомгаклау мәкаләләре хәзерләнделәр.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының 2нче номерлы дәвалау-диагностикалау корпусында авыртусыз наркоз астындагы эндоскопиянең (колоноскопиянең) беренче катлаулы алымнары уздырылдылар. Шундый процедураны уздыру вакытында пациент авырту сизүләрен кичерми, бу пациент өчен комфортлыкны тәэмин итә.
Әлки муниципаль районының Карамалы саласында тантаналы чара булды – «2016 елга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максат программасын гамәлгә ашыру чикләрендә модульле фельдшерлык – акушерлык пунктын ачу.
Тантаналы чарада катнаштылар: ТР СС министрының беренче урынбасары Осипов С.А., Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин А.Ф., «Базарлы Матак РҮХ» ДАССОның баш табибы Одушкина С. В., районның медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада яшәүче кешеләр. Яңа ФАП яңа мөмкинлекләр ачачак, һәм, һичшиксез, салада беренчел медик-санитар ярдәм сыйфатын һәм ала алырлыгын яхшыртачак.
«ТР ССМ Р СПИД һәм ЙА ПКҮ» ДАССОның җирлегендә «Светлана Изамбаеваның» КБХФ белән бергә, «Фокус-Медиа» Социаль үсеш һәм сәламәтлекне саклау фонды булышлыгында ТР медицина оешмаларының табиб-гинекологлары, СПИД үзәгенең медицина психологлары һәм социаль эшчеләре катнашкан «ВИЧ-йогышлы хатын-кызларга хезмәт күрсәтүгә табиблар-гинекологларны укытү» дигән Республика семинары уздырылды. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар: ТРда эпидемиологик хәл, йөкле хатыннарда һәм аларның иптәшләрендә ВИЧ-йогышны ачыклау ешлыгы, анадан балага ВИЧ күчүне перинаталь профилактикалау, ВИЧ-йогышны тестлау алдында һәм аннан соң консультацияләү.