ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсе 2нче номерлы ортопедия бүлегенең җирлегендә эндоскопик артрология буенча белем бирү курсының чикләрендә Arthrex компаниясе белән бергә алгы чалыш бәйләвечендә «all inside» алымы белән операция уңышлы уздырылды.  Бу оператив тыкшыну Татарстанда беренче тапкыр уздырылды. Яңа методиканы куллану оператив тыкшынуның травма мөмкинлеген максималь киметергә һәм яхшы косметик нәтиҗә алырга рөхсәт итә. «Бөтенесе эчтә» алымы буенча алгы чалыш бәйләвеченең пастик реконструкциясен Үзбәкстан, шулай ук  РФ регионнарының - Волгоградның, Владивостокның, Магнитогорскның һәм күп башка шәһ. ортопедлары тиешенчә бәяделәр.   

Республиканың сәламәтлек саклау министры  А.Ю. Вафин башлыгында Татарстанның сәламәтлек саклау белгечләренең делегациясе хәзерге заман медицина технологияләре һәм дәвалау алымнары өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту максаты белән Төркия Республикасына килеп китте.

Кама балалар медицина үзәгенең табибы-балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина ел саен шикәр диабеты  диагнозы белән балалар өчен бәйрәм оештыра. Икенче ел рәттән «Sky Lounge» ресторанында хәйрия аш мәҗлесе үткәрелде. Инициатива белән аның хуҗасы Эрик Гафаров чыкты. Хәзер аның ресторанында диабет белән авыручылар өчен махсус ашамлыклар менюга кертелделәр.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин эш визиты белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә, атап әйткәндә онкология бүлегенә һәм консультатив-диагностик сырхауханәнгә – беренчел онкология кабинетына килеп китте. Визит барышында аны Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Илгиз Хидиятов озата барды. Очрашуда шулай ук РКОДның әйдәүче белгечләре, Яшел Үзән РҮХнең баш табиб урынбасарлары һәм онкология хезмәте буенча әйдәүче белгечләре катнаштылар.  Илгиз Хидиятов кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, онкология хезмәтенең хәле турында сөйләде. Очрашу чикләрендә Илдар Хәйруллин һәм РКОДның  әйдәүче белгеләре онкология стационарында һәм консультатив-диагностик сырхауханәнең беренчел онкология кабинетында палаталарга, процедура һәм бәйләү кабинетларына килеп киттеләр, пациентлар һәм медицина персоналы белән сөйләштеләр. Очрашу онкологик авыруларга ярдәм күрсәтүнең практик аспектлары һәм мәсьәләләре,  Яшел Үзән РҮХнең онкология хезмәте алдында торучы иң мөһим бурычлар турында фикер алышу белән тәмамланды.

Конференция Казан ДМУ, Урал, Идел буе һәм Көнбатыш Себер берләшмәсе, ТР Сәламәтлек саклау министырлыгы белән оештырылды.

Бүген «Минзәлә РҮХ» ДАССОда янгынга каршы куркынычсызлык буенча гамәли өйрәнү уздырылды. Чаралар өйрәнүләр уздыру планына туры китереп 4 этапта уздырылдылар. Беренче этапта хезмәткәрләрнең бөтен категорияләре белән теория укулары уздырылдылар. Икенче этапта өйрәнүләрне уздыруда катнашучы хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде. Өченче этапта кабыну учагының килеп чыгуы охшатып ясалды. Дүртенчедә – шартлы янгын килеп чыгу шартларында кешеләрне эвакуацияләүне хәзерләү йомгаклары ясалды. Өйрәнүне уздыру барышында шартлы янгын килеп чыгу вакытында персоналның хәрәкәтләре эшләп җиткерелде, эвакуацияләнгән кешеләр саны турында янгынны сүндерү штабына доклад белән пациентларны һәм персоналны эвакуацияләү уздырылды. Өйрәнү күнегүләренең максатлары ирешелде.

Бүген «Биектау район үзәк хастаханәсе» ДАССОның стеналарында янгынга каршы хезмәтнең хезмәткәрләре белән бергәләп өйрәнүләр узды. Бу чараның максаты - эвакуация, янгынның үсешен кисәтү, локальләштерү һәм аны бетерү буенча, шулай ук ​​дәүләт янгынга каршы бүлекчәләре белән үзара йогынты ясауның тәртибенә һәм кагыйдәләренә өйрәтү өчен уңышлы эш итүне үтәү өчен кирәкле персоналның һөнәри һәм психофизиологик әзерлегенә булышлык күрсәтү.

Шул өйрәтүнең мөһимлеге хастаханәнең персоналы белән югары бәяләнгән: эш итү килешенгәнлеге, психоэмоциональ хәзерлек, төркем хисе - болар гәдәттән тыш шартларда пациентларны һәм персоналны үлемнән саклау өчен төп таләпләр. Бу күнегүләр чынбарлыкка максималь якынайткан шартларда оператив эшнең барышында якты чагылыш таптылар. Өйрәнүләр барышында масса-күләм кешеләр булган биналардан эвакуация буенча персоналның яхшы әзерлеге һәм көйләнгән эш итүләре күзәтү органнары белән билгеләнгән.

ТР ССМның Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы утырышы Идарә җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Вера Головина  рәислегендә, шәһәр ДПОның баш табиблары, аларның урынбасарлары, белгечләре -кардиологлар һәм неврологлар катнашуларында узды. «2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ӘМР халыгының үлем санын гомуми тикшерү» «ӘММАҮ» ДАССОның баш табибы Васыйл Мөхетдинов докладында китерелде.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган акциягә кушыла (чара 20 ноябрьдә 10.00 сәг. «Баскет-холл» спорт комплексында узачак). Юлларда шәхеснең хәрәкәт итү куркынычсызлыгы кешелекнең глобаль әһәмиятләренең берсе булып мөһимлеккә казана. БМО инициативасы буенча 2009 елның ноябрендә Мәскәү шәһәрендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча беренче бөтендөнья министрлык конференциясе: эш итәргә вакыт!» бу мәсьәләгә багышланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тәкъдиме буенча, 2011 елдан башлап 2020 елга кадәр чор «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш итү унъеллыгы» дип игълан ителде. Анонска сылтау http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/polez_inf.htm сайтында урнашкан.

Түбән Кама табиблары үлемнән тиз һәм оператив коткаралар, нәкъ кинодагы төсле – моңа йөрәк өянәге булган пенсионерка Тамара Ахонькова ышана. Рәхмәтле  пациентканың тарихын НТР телеканалында карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International